Зәй офыклары

Котыру авыруы

Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучы, үзәк нерв системасын зарарлап, үлемгә дучар итүче йогышлы чир. Авыру чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, кыргый этләр санала. Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм кешеләргә дә йогарга мөмкин. Кешегә авыру хайван тешләгәндә, сыдырылган, яраланган урынга аның селәгәе эләккәндә күчә. Кеше...

Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучы, үзәк нерв системасын зарарлап, үлемгә дучар итүче йогышлы чир.

Авыру чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, кыргый этләр санала. Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм кешеләргә дә йогарга мөмкин. Кешегә авыру хайван тешләгәндә, сыдырылган, яраланган урынга аның селәгәе эләккәндә күчә. Кеше вирусны йоктырып, авыруның беренче билгеләр күренгәнче ун көннән алып ике айга кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Беренче билгеләр һәрвакыт тешләгән урында кычыту, авырту белән башлана һәм әкренләп шул урындагы нерв юлларына күчә. 2-3 көннән авыруның таралу стадиясе башлана, кешедә гидрофобия өянәге, йоткылык, тамак төбендә көчле авырту барлыкка килә. Симптомнар тагын да көчәеп тын юллары, үзәк нерв системасы параличына китерә һәм кеше үләргә мөмкин. Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга, ихаталарга киләләр, этләр белән сугышалар. Хайваннарда әлеге авыру ике төрле формада үтә. Алар тыныч кына ятып торырга, судан, яктылыктан куркырга яки бик ярсу булырга- ашарга яраксыз төрле әйберләрне ашарга, тешләргә, ә гадәти ризыктан, судан баш тартырга, хуҗасына ташланырга мөмкиннәр.

Котыру авыруы йоктырган сыерда тамагына ризык торган сыман билге барлыкка килә. Ул еларга, ашаудан баш тартырга, гел иснәп торырга, бәргәләнергә, хуҗасына ташланырга да мөмкин. Мондый ук билгеләр авыру йоктырган сарыклар һәм кәҗәләргә дә хас. Барлык очракта да селәгәй агу күзәтелә. Авыруны кисәтү өчен терлекләрне ветеринария станциясендә теркәтеп ел саен котыру авыруына каршы прививка ясату зарур. Йорт хайваннарын хуҗасыз, кыргый хайваннар белән контактка кертмәскә кирәк. Хуҗасыз этләр, мәчеләр авыру чыганагы булырга мөмкин, шуңа күрә аларны җыеп ябу, юк итү хәселен күрү зарур.

Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең төренә, җәрәхәтнең тирәнлегенә һәм яраның дөрес итеп эшкәртелүенә дә бәйле. Бигрәк тә бит, баш, кул-аяк бармакларын тешләү куркыныч. Тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада сабынлы су белән юарга, җәрәхәт кырыйларын йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб зыян күрүчегә тиешле ярдәмен күрсәтә һәм профилактик прививкалар билгели. Бу эшләр вакытында эшләнмәсә, кеше авырый башларга мөмкин
Эт яратучы, эт асраучы кешеләргә хайван асрау турындагы кагыйдәләрне төгәл үтәп, этне бәйдә тотарга, ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк. Этне бәйдән ычкындырганда авызлык кигертелә.

Котыру авыруын кисәтү максатыннан аучылар, ветеринария эшчеләре, урманчылар котыру авыруына каршы план нигезендә прививкалар ясатып торырга бурычлы.

Резеда Абзалова,

гомумгигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: