Зәй офыклары

Мандарин партиясе белән ротавируслар кергән дигән сүз дөрес түгел – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Якын арада бары тик грипп эпидемиясе генә көтелә, ди белгечләр. Казанда ротавирус йөри, йогышлы авырулар хастаханәләре шыплап тулган, дигән имеш-мимешләр хакыйкатькә туры килми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта ышандыра. Якын арада бары тик грипп эпидемиясе генә көтелә, ә башка төрле вируслар колач җәю ихтималлыгы юк, шул исәптән кискен эчәк...

Якын арада бары тик грипп эпидемиясе генә көтелә, ди белгечләр.

Казанда ротавирус йөри, йогышлы авырулар хастаханәләре шыплап тулган, дигән имеш-мимешләр хакыйкатькә туры килми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта ышандыра.

Якын арада бары тик грипп эпидемиясе генә көтелә, ә башка төрле вируслар колач җәю ихтималлыгы юк, шул исәптән кискен эчәк инфекциясе дә, дип тынычландыра белгечләр.

Мәгълүм булганча, шушы көннәрдә интернет челтәрендә мандарин партиясе белән ротавирус кертелгән, янәсе, йогышлы авырулар хастаханәләре балалар белән тулган, хәтта реанимациягә чират дигән сүз таралган иде. Төрле аралашу төркемнәрендә ата-аналарга юлланган бу хәбәр хәвеф кузгатты.

Шулай да, табиблар гигиена таләпләрен үтәргә, яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юарга кирәклекне искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: