Зәй офыклары

Матди-техник база ныгый

Республикада беренчеләрдән булып модульле морг бинасы Зәйдә төзеләчәк, моның өчен район җитәкчелеге Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барды, дип белдерде үзәк дәваханәнең баш табибы Владимир Гуров үткән елга йомгак ясау, агымдагысына бурычлар билгеләү уңаеннан узган медицина хезмәткәрләре советы утырышында. Район медицина учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бу уңайдан шулай ук...

Республикада беренчеләрдән булып модульле морг бинасы Зәйдә төзеләчәк, моның өчен район җитәкчелеге Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барды, дип белдерде үзәк дәваханәнең баш табибы Владимир Гуров үткән елга йомгак ясау, агымдагысына бурычлар билгеләү уңаеннан узган медицина хезмәткәрләре советы утырышында.

Район медицина учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бу уңайдан шулай ук үзәк дәваханәнең терапия бүлеген төзекләндерү, авылларда гомумпрактика табиблары офислары төзүне дәвам итү планлаштырыла. Чөнки тиешле дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтү өчен заман таләпләренә туры килгән уңайлы шартлар булдыру кирәк. "2012-2016 елларга Татарстанда сәламәтлек саклауны модернизацияләү" республика программасы кысаларында узган ел районда күп кенә эшләр башкарылды. Аксар, Сәвәләй авылларында модульле ФАПлар барлыкка килде. Моннан тыш, тагын 9 ФАПта өлешчә төзекләндерү эшләре үткәрелде. Әлбәттә, болар үзәктән ерак булу сәбәпле, беренче медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ булган авыл халкына бик кирәкле иде.

Районда тагын бер "кабыргасы" белән торучы мәсьәлә - ул табиблар җитмәү. Хәзер бездә табиблар белән тәэмин ителеш - 52 процент кына. Монда төп проблема булып районга медицина белгечләрен тарту өчен торак мәсьәләсен хәл итү тора. Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән медсовет утырышында катнашкан Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин бу мәсьәләне хәл итү өчен башка шәһәр, районнарның тәҗрибәсенә таянырга киңәш итте. Мәсәлән, Лениногорскийда яшь белгечләр өчен дәваханә белән рәттән махсус "служебный" торак бүлмәләре булдырылган. Нәтиҗәдә Россиянең төрле шәһәрләреннән кирәкле белгечләр килеп хезмәт башлаган. Алга таба аларга социаль ипотека буенча фатир бирү каралачак, дип ассызыклады ул. Шулай ук ул район җитәкчелеге белән берлектә республика медицина уку йортларына бюджет урыннарына районнан юллама белән укучылар җибәрү мөмкинлеге булуын әйтте. Әлегә безнең районнан мондый юллама елга бер укучыга гына бирелә. Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов бу мәсьәләне яңадан карарга кирәклегенә тукталды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: