Зәй офыклары

Медицина тикшерүе үтү кыйммәтме?

Район башлыгына авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар вакытында район үзәк дәваханәсендә күрсәтелүче түләүле хезмәтләрнең, медицина тикшерүе үтү бәяләренең кыйммәтләнүеннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булды. Әлеге уңайдан район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Иванович Гуров аңлатма бирә. - 2012 елның 1 гыйнварыннан зыянлы һәм куркыныч эшләр исемлеге һәм аларны башкаручыларга үткәрелүче медицина...

Район башлыгына авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар вакытында район үзәк дәваханәсендә күрсәтелүче түләүле хезмәтләрнең, медицина тикшерүе үтү бәяләренең кыйммәтләнүеннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булды. Әлеге уңайдан район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Иванович Гуров аңлатма бирә.

- 2012 елның 1 гыйнварыннан зыянлы һәм куркыныч эшләр исемлеге һәм аларны башкаручыларга үткәрелүче медицина тикшерүләре тәртибе турында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 302нче приказы үз көченә керде. Эш урыннарының аттестацияләү юлы белән куркынычлык категориясе һәм классы билгеләнә. 1нче исемлеккә кискен һәм хроник һөнәри авыруларга китерердәй факторлар кертелгән. Ә 2нче исемлектә йогышлы авырулар таралуга, производствода травма алуга китерердәй эшләр күрсәтелә. Һәр исемлек өчен медицина тикшерүе үткәрүнең анык регламенты эшләнгән. Яңа приказ нигезендә тикшерүләрнең күләме дә артты. Түбәндәгеләр мәҗбүри итеп куела: канның клиник анализы (гемоглобин, төс күрсәткече, эритроцитлар, тромбоцитлар, лейкоцитар формула, СОЭ); бәвелнең клиник анализы (чагыштырма авырлык, аксым, шикәр, утырым микроскопиясе); электрокардиография; 2 проекциядә үпкәнең цифралы флюорографиясе яисә рентгенографиясе; биохимик скрининг: кан сүлендәге глюкоза, холестерин. Хатын-кызларның барысы да акушер-гинеколог тарафыннан тикшерелеп, елына бер мәртәбәдән дә ким булмаган бактериологик һәм цитология анализы алына. 40 яшьтән үткән хатын-кызлар 2 елга бер мәртәбә маммография яки күкрәк бизләренә УЗИ үтә. Канцерогеннар һәм аллергеннар белән эшләүчеләргә аерым тикшерү уздырыла.

Эшкә яраклылыкны профпатолог рәислегендәге комиссия раслый. Әлеге комиссиядә дә үзгәреш бар, хәзер аңа табиб-психиатр һәм нарколог та кертелде.

Эшкә урнашканда якынча медицина тикшерүенең бәясе 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен 1660-2694 сум, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 1996-3030 сум тора. Ир-атлар өчен 1465 сумнан 2549 сумга кадәр.

Торымнан-торымга үткәрелүче медицина тикшерүенең максаты - зарарлы шартларда эшләүчеләрнең һөнәри авыру билгеләрен башлангыч чорда ачыклау. Андый шартларда эшләүче 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен тикшерү үтү бәясе 985 сумнан алып 2694 сумга кадәр, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә 1321-3030 сум, ир-атлар өчен 840-2549 сум.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 213нче маддәсе нигезендә якынча һәм периодик медицина тикшерүе үтү чыгымнарын каплау эш бирүчегә йөкләнә.

Автотранспорт белән идарә итүгә наркотест үтмичә медицина тикшерүе үтү бәясе - 1443, наркотест белән 2123 сум тора.

Аерым категория гражданнарга медицина тикшерүе үтүгә ташламалар ясала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: