Зәй офыклары

Очраклы җенси мөнәсәбәт - йогышлы авыру

Соңгы елларда җенси юл белән таралучы йогышлы авыруларны анализлагач, шундый нәтиҗәгә килдем, ул социаль тетрәнүләргә, икътисади шартларга, халыкның нинди яшәү рәвеше алып баруына нык бәйле. Статистика венерик авыру йоктыручыларның күпчелеге начар шартларда яшәвен күрсәтә. Мәсәлән, 1990 елларга күз салсак, икътисадның тотрыксызлыгы, эшсезлек, алкоголь кулланучыларның күбәюе нәтиҗәсендә венерик авырулар белән авыручылар...

Соңгы елларда җенси юл белән таралучы йогышлы авыруларны анализлагач, шундый нәтиҗәгә килдем, ул социаль тетрәнүләргә, икътисади шартларга, халыкның нинди яшәү рәвеше алып баруына нык бәйле. Статистика венерик авыру йоктыручыларның күпчелеге начар шартларда яшәвен күрсәтә.

Мәсәлән, 1990 елларга күз салсак, икътисадның тотрыксызлыгы, эшсезлек, алкоголь кулланучыларның күбәюе нәтиҗәсендә венерик авырулар белән авыручылар да кинәт артты. Татарстанда аеруча сифилис таралды. 100 мең кешегә 200 очракка кадәр җиткән чаклар булды. Россиянең кайбер төбәкләрендә бу сан тагын да югары булды, әмма безнең җирлектә яман авыруларның күп булуы табибларны нык борчыды. Ә 2005-2006 елларда әлеге авыруларның шактый кимүе күзәтелде, бу чорда яшәү шартларының азмы-күпме яхшыруы, икътисадның тотрыклануы сер түгел.

Кемнәрнең җенси юл белән күчүче йогышлы авыруларны эләктерү куркынычы зур соң? Беренче чиратта бу исемлекне 20 - 29 яшьлек җенси активлыгы аеруча көчле кешеләр тәшкил итә. Әмма кайвакыт өлкән яшьтә булган кешеләр арасында да венерик авырулар йоктыручылар очрый. Кешенең уртача гомер озынлыгы арту, потенцияне күтәрә торган дару препаратлары барлыкка килү җенси интенсивлык яше чикләрен киңәйтте. Хәзер 60 яшьтән соң да ир-атларның потенциясе бик акрын кими һәм алар арасында секс нормаль яшәү рәвеше булып тора. Шуның нәтиҗәсендә 60 яшьтән югарыларның да венерик авырулар белән авыруы күзәтелә. Мәсәлән, безнең районда агымдагы елда 62 яшьлек ир-атта сифилис булуы ачыкланды. Бу яшьтә мондый йогышлы авыру йоктыру очрагы бик сирәк булуны күздә тотып, без кат-кат анализлар алып тикшердек. Күзгә-күз карап сөйләшкәч, аның сифилисны 6-7 ай элек җенси юл белән йоктыруын ачыкладык. Әлеге ир-ат үзе генә яши, еш кына спиртлы эчемлекләр куллана. Җәйге көннәрнең берсендә ул бер хатын-кыз белән танышып, аны үзенә кунарга алып кайта. Әлеге хатын-кыз аның белән берничә көн яши, нәтиҗәдә сифилис йоктырып китеп бара.

Элегрәк сифилис һәм гонорея белән авыручыларның күпчелеген ир-атлар тәшкил итә иде. Соңгы елларда исә ике җенес арасындагы бу аерма калмады. Бары тик хатын-кызлар җенси органнардагы үзгәрешләрне тизрәк сизеп алып, табибка мөрәҗәгать итәләр һәм дәвалануны иртәрәк башлыйлар.

Венерик авыруларга китерүче сәбәпләрнең берсе - ялгызлык һәм алкоголь. Чыннан да, эчүчелек венерик авыруларны озатып йөрүче шәүлә кебек. Күпчелек очракта авырулар йоктыру исерек халәттә килеп чыга. Күпләр бер бокал шәраб яисә бер банка сыра эчеп исереп булмый дип саный. Әмма эш шунда, нәкъ менә аз гына күләмдә спиртлы эчемлек кергән организмда якынлык кылу теләге көчәя. Борынгы заманнарда ук көнчыгыш аксакаллары шәраб турында болай дип әйткәннәр: «Шәраб эчүче башта матур канатларын җәйгән горур тависны хәтерләтә, аннан маймыл сыман һәрнәрсәдән кызык таба башлый, соңрак арыслан кебек җир җимертергә әзер була, ә иң соңыннан дуңгызга әйләнеп пычракта ауный».

Ә ни өчен ялгыз яшәүчеләрнең авыру йоктыру ихтималы зур дигәндә, табиблык эшчәнлегем статистикасы буенча, венерик авыру йоктыручыларның күпчелеген ялгыз яшәүчеләр, бигрәк тә аерылган кешеләр тәшкил итә. Теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә керергә батырчылык итү аларда зур. Ялгызлар, мөмкинлектән файдаланып, җенси ихтыяҗын канәгатьләндереп калырга теләп, партнерының кем булуын ачыклап та тормыйча, бернинди саклык чараларсыз якынлык кыла. Моңа өстәп, соңгы елларда язылышмыйча гына яшәү гадәте модага керде. Закон белән ныгытылмаган пар, җенси мөнәсәбәттә дә бер-берсенә бәйле түгел дип саный. Кайдадыр читтә җенси мөнәсәбәттә булган кеше, бергә вакытлыча яшәүчесенә дә начар авырулар йоктырырга мөмкин. Әле гаиләле кешеләр дә, кайвакыт ялгызлар янында булып, авыру йоктырып, ирен яки хатынын зарарлыйлар.

Венерик авыру йоктыручыларның күпчелеге кайда яши дигәндә, өстенлекне шәһәрнекеләр ала. Бу аңлашыла да, шәһәрдә кеше күп булу, аларның бер-берсен белеп бетермәве тәртипсез җенси тормышка этәрә. Ә авыл җирендә һәркемнең күз алдында булуы тотнаксыз гадәтләрдән тыелуга китерә. Әмма шунысы бар, авылда тыелып яшәгән яшь кеше, шәһәр тормышына килеп эләккәч, үз-үзенә контрольне югалтырга ихтимал. Бу хәл бигрәк тә кыз балаларда күзәтелә. Яңа урынга кеше ияләшсен, мондагы тәртипкә күнексен, үз-үзен якларга өйрәнсен өчен адаптация вакыты берничә ел белән исәпләнә. Нәкъ менә шушы чорда авылдан килгән яшь кызлар, шәһәр иркенлегенә бирелеп, харап була да инде.

Шуны искәртәсе килә, очраклы җенси мөнәсәбәтләрнең ахыры күп вакыт сәламәтлегеңне какшату белән төгәлләнә. Шуңа да һәркем үз сәламәтлегенең үз кулында булуын онытмасын иде.

Руфил Хәсәнов, үзәк дәваханәнең дерматовенерологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: