Зәй офыклары

Сак бул – “көлдергеч газ”!

Соңгы вакытта аеруча яшьләр арасында азот закисен куллану таралуы турындагы мәгълүматлар еш ишетелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Зәй филиалы телдә "көлдергеч газ" дип йөртелүче бу матдәне законсыз, ягъни табиб билгеләвеннән тыш куллануга юл куймау максатында медицина препаратлары сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне һәм сатып алучыларны кисәтә. Аны...

Соңгы вакытта аеруча яшьләр арасында азот закисен куллану таралуы турындагы мәгълүматлар еш ишетелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Зәй филиалы телдә "көлдергеч газ" дип йөртелүче бу матдәне законсыз, ягъни табиб билгеләвеннән тыш куллануга юл куймау максатында медицина препаратлары сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне һәм сатып алучыларны кисәтә. Аны ингаляция анестезиясе өчен дару буларак куллану гына рөхсәт ителә. Азот закисе фармацевтика продуктлары әйләнешенә чикләнгән күләмдә генә кертелә. Инструкция буенча ул медицина учреждениеләренә генә җибәрелә, ә аерым сатуга куелмый.

Интернетка куелган мәгълүмат буенча азот закисен иснәп "көлдергеч эффект" алуның бик күп төрле тәкъдимнәре бар. Ул сәламәтлеккә зыян китермәүче "кислород шарчыклары" дип рекламалана, әмма продукция турында бернинди мәгълүмат, белгеч киңәшләре, аны ясаучылар, таратучылар турында документ күрсәтелми.

Чынлыкта исә азот катнашмасын аз гына иснәгәндә дә ул фикерләү сәләтен киметә, мускулларны йомшарта (психомоторик активлык начарая), күз күреме, колак ишетү дәрәҗәсе түбәнәя. "Көлдергеч газ" рәсми төстә наркотик матдә дип исәпләнмәсә дә, аның кеше үлеменә китерү куркынычы бар. Контрольсез кулланганда ул җитди психик тайпылышларга, тын буылып, гомер өзелүгә китерергә мөмкин. Азот закисе үпкәдәге кислородны куып чыгарып, аның урынын ала. Башта ул эйфория, рәхәт дулкынлану тудыра, ә соңыннан организмга кислород җитмәү сәбәпле, күз аллары караңгылану, аң югалту була. Шуңа күрә табиб күзәтүеннән башка аны куллану бик куркыныч.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әлеге төр продукцияне балаларыгызга, яшүсмерләргә татып карау мөмкинлеге бирмәгез, аларның үзлегеннән сатып алган әйберләренә игътибарлы булыгыз, бу турыда яхшылап аңлатыгыз!

А. Төхвәтуллин,

ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Зәй филиалы баш табибы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: