Зәй офыклары

Саклану чарасын күр

Көз көне күпләр салкын тидереп авырый башлый. Моның төп сәбәпләренең берсе - көз башында респиратор вируслы авырулар барлыкка килү. Шулай ук ел фасыллары алышынганда тормыш ритмы да үзгәрә. Бу үз чиратында иммунитетның инфекцияләргә каршы тору көчен киметә. Салкын тию зыянлы түгел, дип ялгыша күрмәгез. Ул кеше организмына бик күп зыян...

Көз көне күпләр салкын тидереп авырый башлый. Моның төп сәбәпләренең берсе - көз башында респиратор вируслы авырулар барлыкка килү. Шулай ук ел фасыллары алышынганда тормыш ритмы да үзгәрә. Бу үз чиратында иммунитетның инфекцияләргә каршы тору көчен киметә.

Салкын тию зыянлы түгел, дип ялгыша күрмәгез. Ул кеше организмына бик күп зыян китерергә мөмкин, ягъни төрле хроник авыруларны кискенләштерә. Бигрәк тә авыру өлкән кешеләрне аяктан ега.

Салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк ятып торырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Салкын тидерүгә вируслы инфекция сәбәпче була. Ә аңа каршы антибиотиклар көчсез. Шуңа күрә иң яхшысы - вакытында прививка ясату. Прививка табибка мөрәҗәгать итүченең теләге белән генә ясала һәм аның иң кулай вакыты - ноябрь ае. Һәр кеше, прививка ясату өчен, үзе яшәгән адрес буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Кайберәүләрдә аңа карата аллергия дә булырга мөмкин, шуңа күрә табиб белән киңәшергә кирәк. Бездә гриппка каршы берничә төрле вакцина ясала. Шуларның иң күп ясала торганы - "Гриппол плюс" һәм "Гриппол" вакциналары. Вакциналар дәүләт стандартларына туры килә. Ул һәр елны ясалырга тиеш.

Татарстанга гриппка каршы 320 мең данә "Гриппол плюс" вакцинасы кайтартылган. Шушы көннәрдә тагын бер партия кайтуы көтелә. Гриппка каршы 125 мең кеше прививка ясатырга өлгергән инде. 1997-1998 елларда Татарстанда 300-400 мең кеше грипп белән авырса, соңгы елларда бу сан 3-4 мең чамасы.

Гриппка каршы вакциналар җитәрлек, шулай да өстәмә медицина препаратлары да әзерләп куелган. Зәйгә илкүләм проект кысаларында 12 мең вакцина кайтартылачак, шуның 5500 кайтартылган инде. Бүгенге көнгә 872 кеше прививка ясатырга өлгергән, аларның күбесе - балалар.

Соңгы 10 көндә 111 кеше салкын тидергән, бу алдагы атна белән чагыштырганда, 26,4 процентка кимрәк. Чир йоктыручыларның яртысы диярлек балалар һәм үсмерләр, ди табиблар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: