Зәй офыклары

Сәламәт гаилә – ил тоткасы

Районда 2011-2013 елларда «Сәламәт ата-ана - сәламәт бала» муниципаль программасы эшләде. Аның максаты әти-әниләр, балалар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, аларны социаль яклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Бу көннәрдә әлеге программаның үтәлешен тәэмин итү, контрольдә тоту өчен җаваплы төрле өлкә белгечләре нәтиҗәләрне барлады һәм аны алга таба дәвам итүдә...

Районда 2011-2013 елларда «Сәламәт ата-ана - сәламәт бала» муниципаль программасы эшләде. Аның максаты әти-әниләр, балалар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, аларны социаль яклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Бу көннәрдә әлеге программаның үтәлешен тәэмин итү, контрольдә тоту өчен җаваплы төрле өлкә белгечләре нәтиҗәләрне барлады һәм аны алга таба дәвам итүдә мөһим аспектларны билгеләү буенча «түгәрәк өстәл» артында фикер алышты. Аларның кайберләрен газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Гүзәл Хәмидуллина, балалар поликлиникасы мөдире:

-Районда һәр гаиләнең тормышы бөтен, кызыклы булсын өчен уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Әлеге программа да нәкъ менә шушы юнәлештәге эшчәнлектә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тагын бер мөһим этәргеч булды. Мәсәлән, сәламәтлек саклауда без программага нигезләнеп эшләп, йомшак якларыбызны ачыкладык, аларны төзәтергә тырыштык. Әйтик, балалар белән логопедлар эшен активлаштыру - шуның ачык мисалы. Сер түгел, бакча яшендәге, хәтта башлангыч сыйныфка укырга килгән балалар арасында да сөйләме шактый начар булганнар аз түгел. Хәзер исә акрынлап һәр балалар учреждениесендә, поликлиникада логопед эше системага салынды. Даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның сөйләме яхшыра.

Моннан тыш, бала сәламәт булсын өчен аның турында ана карынында ук кайгырту мөһим. Шуны күздә тотып оештырылган "Булачак әниләр мәктәбе" яшь әниләргә сабыйларын сәламәт итеп тәрбияләүдә төп ярдәмче булып тора. Монда бала белән бергә ананың сәламәтлеге дә кайгыртыла. Соңгы елларда имин булмаган гаиләләр санының кимүе күзәтелә. Бу - һичшиксез, төрле хезмәтләрнең берләшкән, координацияләнгән хезмәт җимеше, чөнки даими күзәтүдә булган кеше әкренләп сәламәт яшәү рәвеше алып баруга гадәтләнә. Мәгълүм булганча, без балаларга системалы төстә диспансеризация үткәрәбез. Елдан-ел балаларны күбрәк белгечләр карау шарты куела. Мәсәлән, 7 - 14 яшьлек балаларны гинеколог һәм уролог тикшерә. Ләкин бу төр белгечләргә балаларын күрсәтүдән күп кенә ата-аналар баш тарта, минем баланың бер җире дә авыртмый, дип әйтәселәре килә. Монда бер куркыныч нәрсә дә юк. Киресенчә, баланың җенси органнарында булган кайбер кимчелекләрне кече яшьтән ачыклап дәвалау күчеш чорын сәламәт каршылауга китерәчәк. Без соңгы диспансеризация нәтиҗәләре буенча бер баланың бөерендә сулы шеш булуын ачыкладык. Югыйсә, бала авыртуга зарланмаган. Ә вакытында бу авыру ачыкланмаса, аның аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Ике яшүсмер малайның исә йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалары булуы беленде. Шуңа күрә сәламәтлек буенча тудырылган бөтен шартлардан файдаланырга кирәк. Муниципаль программа шушы шартларны тудыру өчен эшли дә инде.

Елена Цымбал, психолог:

- Балалар дәваханәсендә оештырылган "Булачак әниләр мәктәбе" әлеге программа кабул ителгәч аеруча җанлы эшли башлады. Без яшь әниләр соравы буенча спорт һәм туризм идарәсе аша аларга бассейнда күнегүләр ясау мөмкинлеге тудырдык. Киләчәктә бассейнда шөгыльләнү өчен аерым сәгать билгеләнгәндә, моңа күбрәк әниләрне җәлеп итү мөмкин булыр иде. Шулай ук дәвахаханәдә йөкле хатыннар өчен релаксация бүлмәсе ясау да бала һәм ана сәламәтлеге турында кайгыртуга уңай йогынты ясар иде дип исәплим. "Булачак әниләр мәктәбе"нә йөргән ананың бала тәрбияләү өчен әзерлекле булуы сер түгел. Шуны күздә тотып, йөкле хатыннарны бу мәктәпкә йөртү, кызыксындыру алымын куллану да комачауламый, чөнки берара "Булачак әниләр мәктәбе"нә авыллардан килүче әниләр күпчелекне тәшкил итте. Йөкле хатынны кызыксындырганда, ара ераклыгы да комачауламый.

Светлана Иванова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

- Программаның 2014-2016 елларга тәкъдим ителүче проектында да төп максат узганындагы кебек кала. Шулай да без төп игътибарны яшүсмерләрне наркотиклар, тәмәке, спиртлы эчемлекләр кулланудан саклауга бирсәк, тумыштан ук инвалид балалар саны кимер иде дип әйтәсе килә. Бу, һичшиксез, бала табарга ниятләгән ананың үзенең дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруын сорый. Яңа программада акушерлык хезмәтен оештыру аерым бүлек булып өстәләчәк. Мәсәлән, авыл җиреннән табибка килеп йөрүче йөкле хатын-кызның юл өчен чыгымнары компенсацияләнә. 9 ай дәвамында хатын-кыз табибка 14 мәртәбә күренергә тиеш. Һәр юл чыгымы бер километр арага 4 сумнан чыгып исәпләнә. Гүлкин авылыннан килеп йөрүче йөкле хатын бер мәртәбә табибка барып кайту өчен 80 километр ара уза. Димәк, ул 320 сум акча ала дигән сүз. Түләүләр хатын-кызның гаризасы һәм табиб белешмәсе нигезендә башкарылачак.

Валентина Данилова, 2нче мәктәп директоры урынбасары:

- Стресслар балалар психикасына нык тәэсир итә. Шуңа күрә муниципаль программаны дәвам иткәндә, әти-әниләргә балалары белән дустанә мөнәсәбәттә ешрак аралашу кирәклеген аңлатуны да алгы планга кую мөһим дип саныйбыз. Чит бала белән булган хәлгә битараф калырга ярамый. Баланың ниндидер начар гадәтләрен ачыклагач кына аны тәрбияләүгә керешү бик авыр һәм ул тиз генә уңай нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Алдан ук ата-ананың баласының якын дусты булуына ирешү кирәк.

Петр Уразайкин, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы:

- Без әлеге программаның үтәлешенә өлеш кертү максатында гаиләләр катнашында спорт бәйгеләре, төрле хәрәкәтле уеннар оештырабыз. "Спорт гаиләсе көне" - шулар арасында иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Узган ел физкультура-сәламәтләндерү комплексында декабрь аенда 40 гаилә спорт эстафетасында катнашып, үзләрен Олимпия чемпионнарыдай хис итте. Мондый чаралар ата-аналарны да, балаларны да спорт белән шөгыльләнергә этәрә. Быел бу чараны 21 декабрьдә уздырырга исәплибез. Бассейнга, боз сараена, чаңгы юлларында гаиләләре белән актив йөрүчеләрнең артуы да программаның уңай нәтиҗәсе турында сөйли.

Роберт Халитов, район башлыгы урынбасары:

-Программаның район халкы өчен кирәкле, файдалы булуы яхшы. Алга таба аңа тагын да кызыклы, мавыктыргыч чараларны өстәү зарур. Мәсәлән, соңгы вакытта урамнарда велосипедларда йөрүчеләрне еш очратырга туры килә. Бу - өлкәннәрне дә, балаларны да бер дәрәҗәдә җәлеп итә торган спорт төре. Моны алга таба зәйлеләрнең яраткан спорт төренә әверелдерү кыен түгел. Кыш көнендә шәһәр читендәге урман эчендә чаңгычылар өчен яктыртып әзерләнгән юлны, асфалтьлап, җәй көне аны велоспорт өчен файдалану отышлы булачак. Шулай ук шәһәр эчендәге яңартылган тротуарларны да, ипподромны да бу җәһәттән файдаланырга мөмкин. Бары моңа велоспорт бәйгеләре аша стимуллаштырырга, активлаштырырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: