Зәй офыклары

Сәламәтлегең үзеңнән тора

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - саулыкның нигезе, ди белгечләр. Әлеге темага без район үзәк дәваханәсе табиб-дерматологы Руфил Хәсәнов белән сөйләштек. - Руфил Энеамович, 2016 ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Сәламәтлек спортны үз итү белән беррәттән, күңел сафлыгын да үз эченә ала, шулай бит?...

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - саулыкның нигезе, ди белгечләр. Әлеге темага без район үзәк дәваханәсе табиб-дерматологы Руфил Хәсәнов белән сөйләштек.

- Руфил Энеамович, 2016 ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Сәламәтлек спортны үз итү белән беррәттән, күңел сафлыгын да үз эченә ала, шулай бит?

- Һичшиксез, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен кешенең уйлары да саф булырга тиеш. Табиб-дерматолог буларак, мин йогышлы авыруларның таралуында беренче чиратта күңел сафлыгының җитмәвен атар идем. Мәсәлән, җенси юл белән йогучы авырулар социаль авырулар буларак билгеләнә. Аның сәбәбен тирәнтенрәк өйрәнгәч, гаилә бердәмлеге, үзара мөнәсәбәтләрдә чисталыкның җитенкерәмәвен аңлавы кыен түгел. Үзара мөнәсәбәтләрнең ныклы булмавы, үз-үзеңә игътибарсызлык, җенси тотнаксызлык нәкъ менә шуңа керә дә инде. Табиблар бик иртә җенси тормыш башлауның, партнерларны еш алыштыруның венерик авыруларга, СПИДка китерү куркынычын аңлатып торса да, бу авырулар саны кимеми. Әлеге дә баягы ул эчке дөньяның саф булмавына кайтып кала. 2015 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, районда җенси юл белән күчүче йогышлы авырулар 50 процентка артты.

- Ни сәбәпле кайберәүләр үз сәламәтлекләренә караганда минутлык ләззәтне өстен куя, венерик авыру ияртүдән курыкмый?

- Венерик авырулардан кеше хәзер курыкмый. Моннан тыш, күпләр авыру үзенә иярмәс дип уйлый. Әлбәттә, бу - кешенең венерик авыру турында җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүматлы булмавы нәтиҗәсе. Быел, Сәламәт яшәү рәвеше елы буларак, мин алга таба газета аша зәйлеләргә төрле венерик авырулар турында аерым-аерым сөйләргә ниятлим, аяныч нәтиҗәләргә юлыкмас өчен кешеләрне мәгълүматлы итү, кисәтү кирәк. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләре хламидиоз, җенси органнардагы герпес һ.б. шундый авырулар турында бөтенләй белми. Ә авырудан саклану өчен аның турында белү мөһим. Өстәвенә, күпләр венерик авыруны йоктырса да, хәзер дарулар җитәрлек, дәваланырга була дип уйлый. Бу - ялгыш фикер. Венерик авыру йоктырып терелгәч тә, баласызлык проблемасы, авыруның ана карынында балага күчеп, киләчәк буынны зарарлавы хәзер еш күзәтелә. Яралгының ана карынында үлүе, корсак төшү, хәтта инфекциянең тора-бара яман шеш китереп чыгаруы да - еш күзәтелә торган аяныч хәлләр. Шуңа да без әхлакый нормаларга игътибарлы булуны үтенәбез.

- Венерик авырулар белән күпчелек кемнәр авырый?

- Авыру җенси яктан өлгергән һәр кешедә булырга мөмкин. Әмма бездә күпчелек авыручылар җенси актив чордагы 20-29 яшьлекләр арасында күбрәк. Шулай ук венерик авыру йоктырырга мин инде олы яшьтә дип уйларга ярамый. Соңгы еллар статистикасы буенча, белгечләр урта һәм өлкән яшьтәгеләрнең дә венерик авырулар йоктыру очраклары артуын искәртә. Мәсәлән, бездә узган ел сифилис диагнозы 40 яшьтән югары - 2, 50 яшьтән югары 1 кешегә куелды. Трихомониаз диагнозы куелучыларның да күпчелеге - 30-39 яшьлекләр. Шунысын истән чыгармаска кирәк, җенси партнерлар никадәр күбрәк, венерик авырулар йоктыру куркынычы да шулкадәр зуррак. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, авыручыларның 40 проценты ирле яки хатынлы кешеләр, димәк, авыру гаиләгә дә кайта дигән сүз. Инфекция гадәттә очраклы партнерлардан яки исерек килеш якынлык кылу нәтиҗәсендә була. Исерткеч тәэсирендә хисләр таша, партнерның чисталыгына да игътибар бирелми. Ир-атлар очраклы мөнәсәбәтләргә командировка, вахта белән эшкә киткән вакытларда керергә мөмкин, шулай ук өйләнешкәнчегә кадәр ир яки хатынның берсендә венерик авыруның башлангыч стадиясе булып, тора бара ул гаилә өчен зур проблемага әйләнү куркынычы да зур. Шуңа да сәламәт гаилә кору өчен иң башта үз саулыгың турында уйларга кирәк. Ә инде бер-берсен яратып, аңлашып яшәүче сәламәт гаиләләргә мондый куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: