Зәй офыклары

Сәламәтлек көне шикәр чиреннән саклануга багышлана

Бүген 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Быел ул "шикәр чире" проблемаларына багышланып, " Диабетны җиңәбез" девизы астында үтә. Зәй үзәк дәваханәсендә шикәр чире авыруы диагнозы белән диспансер күзәтүләрендә 2015 елда 1183 кеше торган. Еш хәлсезлек, тиз кызып китүчәнлек, күңел болгану, гел нык эчәсе килеп тору, еш кече йомыш белән...

Бүген 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Быел ул "шикәр чире" проблемаларына багышланып, " Диабетны җиңәбез" девизы астында үтә. Зәй үзәк дәваханәсендә шикәр чире авыруы диагнозы белән диспансер күзәтүләрендә 2015 елда 1183 кеше торган. Еш хәлсезлек, тиз кызып китүчәнлек, күңел болгану, гел нык эчәсе килеп тору, еш кече йомыш белән йөрү диабетының 1нче этабы билгеләре диләр белгечләр. Мондый диагноз куелучылар Зәй районында 98 өлкән кеше һәм 15 бала. Шикәр чиренең икенче этабына керүчеләр инде хроник авырулы инсулинга бәйле кешеләр. Диспансер исәбендә торучы мондый авырулы райондашларыбыз 1096. Ә быел башыннан андый диагнозлыларга тагын 11 кеше өстәлгән. Шикәр чиреннән саклану өчен дөрес туклануга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга нык игътибарлы булу сорала, дип билгеләнә медицинада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: