Зәй офыклары

Тартыргамы – ташларгамы?

Тәмәкенең зыяны турында белсә дә, миллионлаган кеше тартуын ташламый, дәвам итә. Күпләрнең ул гадәтенә кергән, телефон аша сөйләшә башласа да, исерткеч кулланганда да автомат төстә тәмәке кабыза. Ихтыяҗ да юк кебек, ләкин гадәткә әйләнгән. Мондыйлар тәмәке тартуны ташлау-ны катлаулы бер процесс итеп күз алдына китерә. Ә менә кайберәүләр үзендә ихтыяр...

Тәмәкенең зыяны турында белсә дә, миллионлаган кеше тартуын ташламый, дәвам итә. Күпләрнең ул гадәтенә кергән, телефон аша сөйләшә башласа да, исерткеч кулланганда да автомат төстә тәмәке кабыза. Ихтыяҗ да юк кебек, ләкин гадәткә әйләнгән. Мондыйлар тәмәке тартуны ташлау-ны катлаулы бер процесс итеп күз алдына китерә. Ә менә кайберәүләр үзендә ихтыяр көче туплап, бу гадәттән арына. Ел саен меңләгән кеше тәмәкене ташлый. Алар сафын тагын да арттыру өчен тырышлык кирәк. Менә нәрсә өчен генә булса да тәмәке тартуны ташлау зарурлыгын әйтеп китү урынлы булыр.

Тәмәке тартуны ташлаган очракта, кеше вакытыннан элек үлемгә китерү куркынычы янаган йөрәк, үпкә, яман шеш, йогышлы респиратор авыруларны кисәтә.Тәмәке тартуны ташлауга кеше үзендә ниндидер җиңеллек тоя, кан басымы, йөрәк тибеше нормальләшә, аяк-кулларда кан йөреше яхшыра. Әкренләп организмның авыруларга каршы торучанлыгы арта, ютәл бетә, кеше салкын тию, вирусларга аз бирешә башлый. Бер елдан йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы бермә-бер кими, кеше сәламәтләнә, ис, тәм сизүе көчәя, тәмәке исе сеңгән тән, киемнән котыла, йөз-кыяфәт үзгәрә, кеше яшәреп киткәндәй тоела, матурлана.

Тәмәкене ташларга уйлап йөргән, ләкин әле җөрьәт итеп өлгермәгән кешеләр кайбер киңәшләргә игътибар итсә, бәлки процессны тизләтер. Иң элек үзегезгә үзегез максат куегыз, төгәл датаны билгеләгез, тагын кемне дә булса үзегез белән бергә тәмәке ташларга күндерегез. Әкренләп зажигалка, шырпы, көл каккычны күз алдыннан юк итегез, элек бергәләп тәмәке тарткан урынга бармаска тырышыгыз, башта 1 көн тәмәкесез торам, аннан 1 атна, 1 ай дигән максат куегыз. Тәмәкегә сарыф ителгән акчаларны санап, бер урынга җыеп барыгыз. Тәмәке тартмый башлагач, сыеклык эчүне арттырыгыз, тәүлегенә ул 1,5-2 литрдан да ким булмасын. Ризыкка килгәндә, түбән калорияле, оетылган сөт продукциясенә өстенлек бирегез, яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз. Тәмәке ташлау чорында кеше ярсып китүчән, киеренке халәттә була, боларны киметү өчен валерьян, пустырник төнәтмәсе, поливитаминнар, аскорбин кислотасы эчәргә кирәк. Үз-үзеңә массаж ясау да тәмәкегә тартылуны киметә.

Р. Зотова,

гомуми гигиена буенча табиб ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: