Зәй офыклары

Татарстанда бер атна эчендә гриппның өч очрагы теркәлгән

11-17 гыйнвар көнәрендә Татарстанда үтә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 12 мең 802 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 33,6 очрак тәшкил итә. Шул исәптән, табиблар гриппның 3 очрагын ачыклаган, дип хәбәр иттеләр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә. Тулаем халык...

11-17 гыйнвар көнәрендә Татарстанда үтә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 12 мең 802 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 33,6 очрак тәшкил итә. Шул исәптән, табиблар гриппның 3 очрагын ачыклаган, дип хәбәр иттеләр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә.

Тулаем халык арасында авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 18,8 процентка түбән. Алдагы атна белән чагыштырганда, республикада авыру дәрәҗәсе 114,04 процентка арткан.

Казанда үтә көчле тын юллары вирус инфекцияләре белән авыруның 6292 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 54,1 тәшкил итә. Тулаем халык арасында авыру эпидемия бусагасыннан 1,5 процентка артык. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыру дәрәҗәсе 83,3 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: