Зәй офыклары

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елдан даруханә челтәрләренә интернетта дару сатарга рөхсәт итәчәк

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елдан даруханә челтәрләренә интернетта дару сатарга рөхсәт итәчәк, дип яза «Известия». Ведомство тарафыннан "Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында"гы, "Дарулар турында"гы федераль законнарга һәм административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексына төзәтмәләр пакетын әзерләде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр. Бу законнарга...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елдан даруханә челтәрләренә интернетта дару сатарга рөхсәт итәчәк, дип яза «Известия».
Ведомство тарафыннан "Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында"гы, "Дарулар турында"гы федераль законнарга һәм административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексына төзәтмәләр пакетын әзерләде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Бу законнарга төзәтмәләр 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип көтелә. Искәртеп үтик, бүген дару препаратларын интернет аша сату хокукый кысаларга сыймый һәм тыелган.
Дистанцион ваклап сату фармацевтика эшчәнлеге лицензиясе булган даруханә оешмалары тарафыннан гына алып барылачак, ә бу сәүдә тәртибе Хөкүмәт тарафыннан куелачак.
Югары әйтелгән законнарга төзәтмәләр кертелгәч, ваклап сатуга карата төгәл таләпләр Хөкүмәтнең аерым карарында язылачак.
Дистанцион ваклап сату хезмәтләреннән, шул юл белән даруга заказ бирү мөмкинлеге булган һәр граждан куллана алачак, бу наркотик белән психотроп чаралардан тыш препаратларның барлык төркемнәренә дә кагыла. Күзәтчелек функцияләре Росздравнадзорга йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: