Зәй офыклары

Туберкулез

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары күрүе мөһим. Туберкулез турында тулырак...

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары күрүе мөһим.

Туберкулез турында тулырак республиканың Зәй районы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәт гигиенасы буенча табиб ярдәмчесе Роза Зотова аңлата.

- Районда да туберкулез белән авыручылар санының артуы күзәтелә. 2013 елда ул, 2012 ел белән чагыштырганда, 6,6 процентка артты. Бу исә туберкулез таякчыкларын таратучыларның күп булуы турында сөйли. Инфекция чыганагы булып туберкулезның микобактерияләре - Кох таякчыклары бүлеп чыгаручы авыру кешеләр һәм хайваннар тора. Әлеге авыру һава, селәгәй аша күчә. Бер тәүлек эчендә авыру миллиардлаган бацилла бүлеп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә авырулардан, аның янәшәсендә булган кешеләрдән шәхси гигиена кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәү сорала. Туберкулезны йоктыру һәр урында булырга мөмкин, ул авыру янәшәсендә булмаган очракта да күзәтелә. Туберкулез таякчыклары салкын һавага да, кайнарга да бирешми. Ләкин паникага бирелергә ярамый. Бу - организмына туберкулез таякчыклары эләккән һәркем авырый башлый дигән сүз түгел. Көчле иммунитетлы организм инфекциягә каршы тора ала. Шунысын истән чыгармаска кирәк, авыру хайваннардан алынган сөт продукциясе дә куркыныч, урамнарда сөт сатып торучылардан мондый продукция алу - үз сәламәтлегең турында кайгыртмау дигән сүз.

Туберкулез башлангыч чорында гадәти салкын тию яки үпкә кабаруны хәтерләтә. Әмма инфекция бер кереп «ояласа», ул бөтен организмны зарарлый. Аннан саклануның төп чарасы - вакцинация. Шуңа күрә бала тудыру йортында ук балага 3-4нче көндә БЦЖ вакцинасы ясыйлар. Ә аннан соң ул 7, 14 яшьтә кабатлана. 14 яшькәчә балаларга Манту әлеге авыруны башлангыч чорында ачыклау өчен ясала. Шик туганда, фтизиатр балага яңадан тикшерү һәм дәвалау курсы билгеләргә мөмкин. 15 яшьтән өлкән булганнарга елга бер мәртәбә флюорографик тикшерү үткәрелә. Моны да үз вакытында эшләү һәрберебезнең үз сәламәтлеге турында кайгыртуы булып тора. Тикшерү, беренчедән, туберкулез булу-булмавын ачыкласа, икенчедән, үпкә, онкологик авыруларны белү өчен кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: