Зәй офыклары

Туберкулездан сак булыгыз!

Статистика күрсәткәнчә, туберкулез авыруыннан ел саен 3 миллион кешенең гомере өзелә. Туберкулез хәерче, ач-ялангач кешеләр чире булып санала. Ә нигә соң алга киткән илләрдә бу авырудан миллионлаган кеше үлә? Авыру турында үзәк дәваханә табиб-фтизиатры Фалих Зәйнуллин белән сөйләштек. - Фалих Габдрәфыйкович, нинди авыру ул - туберкулез? - Туберкулез - йогышлы...

Статистика күрсәткәнчә, туберкулез авыруыннан ел саен 3 миллион кешенең гомере өзелә. Туберкулез хәерче, ач-ялангач кешеләр чире булып санала. Ә нигә соң алга киткән илләрдә бу авырудан миллионлаган кеше үлә? Авыру турында үзәк дәваханә табиб-фтизиатры Фалих Зәйнуллин белән сөйләштек.

- Фалих Габдрәфыйкович, нинди авыру ул - туберкулез?

- Туберкулез - йогышлы авыру. Аның йогышлы булуын күптән белсәләр дә, ничек йогуын бик озак вакытлар ачыклый алмаганнар. Немец галиме Роберт Кох туберкулез микробларын ачыклый. Таякчыкларны аның хөрмәтенә Кох таякчыклары дип атыйлар. Бүгенге көндә бөтен дөнья аны туберкулез микобактерияләре дип атый. Алар башка микроблардан аермалы буларак, салкынга чыдам, хәтта минус 10 градуста да үлмиләр. Туберкулез хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, мәчеләр авырырга мөмкин.

Туберкулез микобактериясе 2 типка бүленә: кеше һәм үгез микобактерияләре. Кеше өчен ике типтагы бактерия дә куркыныч. Авыру кеше яки хайван бәвеле белән дә таралырга мөмкин. Шуңа күрә мал-туар арасында бу чир табылса, анда эшләүче кешеләр дә тикшерелә.

- Туберкулез авыруын кеше ничек йоктыра?

- Бациллалар чирле кеше йөткергәндә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, тамчы булып, һавага тарала. Шул тамчылар сәламәт кешенең үпкәсенә сулыш белән эләгә. Бу һава-төкерек тамчылары аша йоктыру дип атала. Чирне йоктыруның икенче юлы - аэроген яки тузан аша йоктыру дип йөртелә. Идәнгә, көнкүреш җиһазларына төшкән тамчылар кибеп тузанга әверелеп, үпкәгә эләгә. Чирле кеше белән якын элемтәдә яшәүченең туберкулез йоктыруы бәхәссез. Бу үбешкәндә, киемнәр, мендәр, сөлге, урын-җир әйберләре, теш щеткасы, савыт-саба һәм башкалар аша була.

- Туберкулез белән күбрәк кемнәр авырый?

- Халыкта туберкулез - ул тоткыннар, бомжлар, эчкечеләр чире дигән фикер таралган. Чыннан да, монда хаклык бар. Әмма, кызганычка каршы, тәҗрибә күрсәткәнчә, туберкулезның авыр формасы белән чирләүче укытучылар, табиблар, эшмәкәрләрне дә еш очратырга туры килә. Ир-атлар, хатын-кызларга караганда, 4 мәртәбә күбрәк авырый. Авыручыларның 72 процентын 30-59 яшьлек ир-атлар тәшкил итә. Тәмәке тарту, дөрес тукланмау туберкулез азуга уңай җирлек тудыра. Хатын-кызлар арасында туберкулез 20-29 яшьлекләрдә күбрәк күзәтелә.

- Авыруның беренче билгеләре нинди?

- Иң күп таралган билгесе - бизгәк. Бер үк вакытта тән температурасы күтәрелә, кайчак юк-барга ачу килә, ярсыта, сүлпәнлек, йокысызлык, ә кайбер очракларда йокы басу, елау, я күңел күтәренкелеге кебек кичерешләр күзәтелә. Бигрәк тә төнлә яки иртән тирләү күзәтелә, йөрәк тибеше ешая, аппетит бетә, күңел болгана, баш авырта. Шуны да истә тотарга кирәк, кискен респиратор авырулар белән еш чирләү туберкулез таралуга сәбәп булып тора.

- Туберкулезны дәвалап буламы?

- Иң яхшы профилактика - үзвакытында вакцинация ясату. Рентгенофлюорография тикшерүе үтү туберкулезны башлангыч стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Районда туберкулез белән авыручы 24 кеше исәптә тора. Шуларның 6сы - дәвалап булмый торган стадиядә. Вакцинация дигәннән, ул беренче тапкыр бала туып 4 көннән соң, икенче мәртәбә 7-14 яшьтә ясала.

Авырулар халык медицинасы белән дәвалануны өстен күрмәсеннәр иде. Бүгенге көндә авыруларны кабул итү өчен заманча җиһазландырылган фтизиатрия кабинеты бар. Кызганычка каршы, кайберәүләр дәваланырга теләми. Андый кешеләрне суд аша дәваханәгә китертәбез. Ә мәҗбүри дәваларга дигән закон юк: туберкулез авырулы кешеләр халык арасында йөри бирә.

Бүгенге көндә туберкулез белән авыручыны үз вакытында ачыклап, дәвалауны иртәрәк башлау - иң мөһим мәсьәлә. Бу авыруларның терелүен тизләтәчәк, тирә-юньдәгеләргә чир таратуны киметәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: