Зәй офыклары

Ун яшүсмер балалар наркологында исәптә тора

Зәй районында соңгы 9 айда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төрле хокук бозулар белән бәйле рәвештә 408 материал караган. Шуларның 342се балаларына игътибары җитеп бетмәгән әти-әниләргә булса, 61е - законсыз гамәлләр кылган яшүсмерләргә төзелгән беркетмә. Араларында спиртлы эчемлекләр кулланып, җәмәгать урыннарында күренгән өчен полиция хезмәткәрләре тоткарлаганнары -...

Зәй районында соңгы 9 айда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төрле хокук бозулар белән бәйле рәвештә 408 материал караган. Шуларның 342се балаларына игътибары җитеп бетмәгән әти-әниләргә булса, 61е - законсыз гамәлләр кылган яшүсмерләргә төзелгән беркетмә. Араларында спиртлы эчемлекләр кулланып, җәмәгать урыннарында күренгән өчен полиция хезмәткәрләре тоткарлаганнары - 29.

- Әле болары тәртип сакчылары, комиссия әгъзалары күзәтүенә эләккәннәре генә. Кызганыч, качып-посып алкоголь кулланучы үсмерләр юк дип кистереп әйтә алмыйбыз. Бу - безнең барыбызның да, әти-әниләрнең дә балаларны һәрчак контрольдә тота алмавы нәтиҗәсе. Ике очракта ике яшүсмер кызның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә хәтта кабат тоткарлануы билгеле. Ә алкоголь куллану "батыраеп" хокук бозу гамәлләренә дә, яшүсмернең киеренке эмоциональ халәткә килеп, үз-үзенә зыян салуына, сәламәтлеге бозылуына да китерә. Мәсәлән, агымдагы елның февралендә эчеп аңын югалткан яшүсмернең, урамда калып, аяк-куллары өшүе мәгълүм. Ә сентябрь аенда исерек балигъ булмаган ир бала пыяла ватыгы белән үз-үзен яралый. Сәбәбен яшүсмер үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ачулы булуы белән аңлата. Икенче төрле итеп әйткәндә, алкоголь яшь организмның психикасы какшавына китерә. Гомумән алганда, мондый халәткә килү куркынычы булган 10 яшүсмер үзәк дәваханәнең балалар наркологында махсус исәптә тора. Болар - барысы да бик куркыныч фактлар, - дип басым ясый балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Альмира Галләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: