Зәй офыклары

Узган атнада Зәйдә 31 кеше травма алган

Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 3 - 9 ноябрьдә 411 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 57се - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Травма алучылар 31 кеше. Ашыгыч ярдәм машинасы юл- транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына 4 тапкыр чыккан, 5 зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән. Нигезсез шалтыратулар 16 булган. Авыллардан...

Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 3 - 9 ноябрьдә 411 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 57се - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Травма алучылар 31 кеше. Ашыгыч ярдәм машинасы юл- транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр янына 4 тапкыр чыккан, 5 зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелгән. Нигезсез шалтыратулар 16 булган. Авыллардан ашыгыч ярдәм таләп итүчеләр 41 теркәлгән. Алкоголь кулланып хәле начараючылар 56 кеше. Иң күп ашыгыч ярдәм таләп ителгән көн буларак дүшәмбе билгеләнгән: бу көнне 67 чакыру буенча хезмәт күрсәтелгән.

Ә салкын тидереп авыручыларга килгәндә, санитар табиблар хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар санының тагын да кимүе күзәтелә. Узган атнада ОРВИ диагнозы куелучы 54 кеше теркәлгән. Шуларның 40ы - 14 яшькәчә булган балалар. Авыручылар санының кими баруын санитар табиблар вакцинация үткәрүнең уңай тәэсире белән аңлаталар. Билгеле булганча 1, ноябрьгә кадәр планга куелган вакцинация үткәрү 100 процентка үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: