Зәй офыклары

Яман шеш үлем дигән сүз түгел

Яман шеш авыруы бөтен дөньяда кешене үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Шуңа да аны иртә стадиядә ачыклап, дәвалау мөмкинлеге калсын өчен медицина хезмәткәрләре чаң суга. Медицина күзәтүләрен даими үтеп, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу һәркемнең үзеннән тора. Үз-үзеңә игътибарлы булу, һичшиксез, яман шеш авыруларының аяныч нәтиҗәләргә китерүен киметә, ди...

Яман шеш авыруы бөтен дөньяда кешене үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Шуңа да аны иртә стадиядә ачыклап, дәвалау мөмкинлеге калсын өчен медицина хезмәткәрләре чаң суга. Медицина күзәтүләрен даими үтеп, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу һәркемнең үзеннән тора. Үз-үзеңә игътибарлы булу, һичшиксез, яман шеш авыруларының аяныч нәтиҗәләргә китерүен киметә, ди белгечләр. Әлеге тема буенча республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге поликлиникасы мөдире Сергей Карамаликов һәм район табиб-онкологы Борис Шабанов чыгышын тәкъдим итәбез.Сергей Карамаликов:

- Ел саен яман шештән дөньяда 7,6 миллион кеше үлүе билгеле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу барлык үлүчеләрнең 13 процентын тәшкил итә. Шунысы да бар, яман шештән үлүчеләрнең 70 проценты керем ягыннан артта калган илләргә туры килә. Экспертлар фикеренчә, 2030 елга яман шештән үлүчеләрнең саны дөньяда 13 миллионга җитү ихтималы зур. Кызганыч, Россиядә, шул исәптән Татарстанда, яман шеш авыруы диагнозы куелучыларның саны арта бара. Республикада ул Россия белән чагыштырганда да борчулырак. Ел саен Татарстанда яшәүчеләрнең 16 меңнән артыгында бу авыру ачыклана. Шуларның 52 проценты - хатын-кызлар, 45 проценты - ир-атларда. Быел бу авыруны иртә стадиядә ачыклау һәм кисәтүгә аеруча зур басым ясала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендә агымдагы ел яман шеш авыруларына каршы көрәш елы, дип игълан ителде. Рәсми документта аның максаты киң җәмәгатьчелек игътибарын үз сәламәтлеген саклауга, ныгытуга өндәү дип белдерелә. Республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә моңа игътибар бирелү - зур адым. Беренчедән, яман шешкә каршы бездә барлык чаралар да тиешле дәрәҗәдә кулланыламы, тиешле шартлар тудырыламы, дигән сорау килеп басса, икенчедән, тематик ел кысаларында мәгълүмати кампаниянең көчле эшләве дә нәтиҗәсез калмаячак. Кешеләр авыруны ничек булдырмый калу, ничек аны үз вакытында ачыклау, иртә стадиядә беленгәндә дәвалау мөмкинлекләре турында хәбәрдар булырга тиеш. Хәзерге вакытта паллиатив ярдәм күрсәтү буенча яңа программа әзерләнә. Бу - инде иртә стадиядә ачыкланмаган авырулар белән көрәшү методы. Беренчел медицина звеносы булган поликлиникаларны да бу эшкә кушу мөһим.
Узган ел республикада яман шештән үлүчеләр саны 7,9 процентка артты. Нигездә алар ир-атларның җенси органнарында, тын юлы, ашкайнату системасында яман шешләр барлыкка килү арту белән бәйле. Хәзер Татарстан онкология диспансерында һәр 43 кешенең берсе исәптә тора.
Узган ел без республикада кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының 3,4 процентка кимүенә ирешкән идек. Моңа, әлбәттә, 2015 елны сәламәтлек саклау өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итеп, профилактикага, гомумән, сәламәтлек торышына игътибарны нык җәлеп итү аша ирешелде.
Шуңа да хәзер яман шеш авырулары буенча халыкның авыруны иртә стадиядә ачыклавы өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булу, беренче, икенче стадиядәге яман шешне дәвалау мөмкинлекләре хакында мәгълүматлы булуы мөһим. Һәр татарстанлы елга бер мәртәбә - медицина күзәтүе, дүрт елга бер мәртәбә тулы диспансеризация үтәргә тиеш. Без - сәламәтлек сагында торучылар яман шештән үлүчеләр санын нәкъ менә үз вакытында медицина тикшерүләре үткәрү нәтиҗәсендә киметә алабыз. Тәҗрибә диспансеризация вакытында яман шешнең иртә стадиядәге күп очраклары ачыклануы турында сөйли. III, IV стадия яман шеш авыруларына килеп җитү 41 процент очракта соң мөрәҗәгать итүгә бәйле. Быел Татарстанда күчмә 8 маммологик комплекс эшләячәк. Бу иң ерак төбәкләрдә яшәүче хатын-кызлар өчен дә килеп күренү мөмкинлеге тудыруны күздә тота һәм тикшеренү бушлай оештырыла. Ә аппарат рәсемнәре республика маммологик үзәгендә күзәтеләчәк, ул күкрәктәге яман шешне үз вакытында ачыклауга юнәлтелә. Яман шеш диагнозы куелучылар өчен медицина хезмәтләре күрсәтү күләме дә артачак. Татарстан - Россиядә бердәнбер күчмә паллиатив онкологик медицина ярдәме күрсәтү субъекты. Казанда һәм Әлмәттә тәүлек буе эшләүче 7 бригада бар. Алар яман шеш диагнозы куелган пациентка беренче шалтырату белән үк өйгә килеп ярдәм күрсәтә.
Ә авыруны иртә стадиядә ачыклауга һәркем игътибарлы булырга тиеш. Эш бирүчеләрдән үз хезмәткәрләренең даими төстә медицина күзәтүләре үтүе өчен шартлар тудыруы, хәтта кызыксындыруы хуплана. Әгәр, диагноз куелса, дәвалану өчен белгечләргә бару кирәк, үзлегеңнән дәвалану, интернет аша ярдәм эзләү вакытны юкка әрәм итүгә китерә. Кызганыч, безгә яман шеш авырулы кешенең башта өшкерү, төрле серле дәвалау алымнары кулланучыларга барып, авыруын аздыру очраклары белән еш очрашырга туры килә.
Бигрәк тә күкрәктәге яман шешне маммография, аналыктагы авыруны скрининг күзәтүе, ир-атларның җенси органнарындагы проблемаларны ПСАга кан анализы биреп, тән тиресен, авыз һәм тамак төбен күзәтүләр үтеп иртә стадиядә ачыкларга мөмкин.
Мәсәлән, 2015 елда диспансеризация вакытында яман шешне ачыклау, 2013 елга караганда, 2,2 тапкырга артты һәм аларның 74 проценты I-II стадиядә булган шешләрне ачыклау белән бәйле. Шуңа да, һәркемнең диспансеризация үтүгә җитди каравы кирәк.
Һәр онкологик процесс бер рак клеткасыннан башлана, нормаль клетка вакыт үтү белән шеш барлыкка килүгә сәбәп була. Моңа генетик факторлар да, әйләнә-тирә мохитнең начар тәэсире дә сәбәп булырга мөмкин. Бигрәк тә яман шешнең яшь барган саен килеп чыгуы күзәтелә. Бу организмның озак вакыт тискәре факторларга каршы көрәшеп, көчсезләнә баруы нәтиҗәсендә килеп чыга дип аңлатыла. Шуңа да 40-45 яшьтән соң даими төстә медицина күзәтүләре үтү мөһимлегенә басым ясала.
Тискәре факторларга тукталсак, тәмәке тарту яман шеш авыруы китереп чыгаруга сәбәп булып тора. Статистика буенча яман шештән үлүчеләрнең 20 проценты -тартучылар. Тәмәке тәэсире үпкәдә рак авыруы китереп чыгарып, мондый диагнозлыларның 71 проценты озак яшәми.
Шулай ук чамадан тыш алкоголь куллану да авыз куышлыгында, йоткылыкта, ашказаны-эчәк трактында яман шеш килеп чыгуга сәбәп була. Максималь дәрәҗәдә спиртлы эчемлектән баш тартырга кирәк. Хатын-кызларга көненә - 10-15 грамм (чиста спирт), ир-атларга 20-30 граммнан да артык эчемлек куллану сәламәтлек өчен зыянлы.
Аннан соң кояш астында артык кызыну, тәнне ясалма каралту тиредә яман шеш килеп чыгуга уңайлы шарт тудыра.
Авырудан саклану өчен күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, натураль соклар, кыяклы культура продуктлары куллану киңәш ителә. Эшкәртелгән ит ризыкларыннан мөмкин кадәр читләшү мөһим. Югары калорияле продуктлар куллану да организм өчен файдага түгел. Көнгә кимендә 40 минут физик яктан актив булу кирәк.
Әгәр сез үзегездә гадәти булмаган шешенү, шеш барлыкка килү, кан китү кебек хәлләрне күзәтәсез икән, кичекмәстән табибка бару сорала. Ир-атларга 45 яшьтән соң ел саен медицина күзәтүе узу кирәк. Хатын-кызларга даими төстә УЗИ, маммографияне 35 - 45 яшьтә - ике елга бер, 45 яшьтән соң ел саен үтү киңәш ителә. Шунысын онытмаска кирәк, бала табу, күкрәк белән бала имезү күкрәктә яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә, ә менә контрацептивлар куллану, гормоннар белән бәйле терапия, киресенчә, арттыра. 20 яшьтән соң һәр кыз бала хатын-кызлар консультациясендә гинекологик күзәтү узарга тиеш.
Борис Шабанов:
- Кызганыч, безнең районда да яман шеш диагнозы куелучылар саны арта бара. Әмма аның икенче ягы да бар, хәзерге вакытта районда онкология белән бәйле авыруларны иртә стадиядә ачыклау проценты артты. Бу исә диагностиканың көчәюе, кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибарлырак була баруы турында сөйли. Ә яман шешне иртә стадиядә ачыклау аннан дәвалану ихтималын арттыра. Үз сәламәтлегендә кайбер үзгәрешләрне сизүгә, кешеләр участок табибларына, медицина белгечләренә килә, диспансеризация вакытында да онкологик авырулар ачыклана. Ә табиблар беренчел тикшеренү үтү өчен пациентларны безгә җибәрә. Безнең үзәк дәваханәдә дә мондый авыруларны ачыклау өчен заманча мөмкинлекләр акрынлап тудырыла. Яман шеш булуы турында беренчел тикшерүләр күрсәткәч, без кешеләрне Әлмәткә, республика онкология диспансерына юллыйбыз. Биредә аларны аеруча җентекләп тикшерәләр, нигездә без куйган диагноз дөрес булып чыга. Бүгенге көндә районда яман шеш диагнозы куелган 1150 кеше исәпләнә. Узган ел ахырына мондый диагнозлылар 1079 иде. Арту күзәтелсә дә, бу - беренче чиратта кешеләрнең даими медицина күзәтүе үтеп тору нәтиҗәсе. Авылларда яшәүчеләр үзләрен борчыган проблема белән фельдшерларга килсә, шәһәрдә үз участок табибларына мөрәҗәгать итүчеләр, алар аша безнең күзәтүләргә килүчеләр алдагы елларга карый күбрәк. Авыру турында белү куркыныч булса да, аның иртә стадиядә ачыклануы дәвалану мөмкинлеген арттыра. Шуны истән чыгармаска кирәк, медицина күзәтүләрен еш үтү зыянга түгел. Районда соңгы вакытта күпчелек эчәклекләрдә яман шеш очраклары ачыклана. Иртә стадиядә белү өчен еш кына эч кату булганда, олы йомыш белән тышка чыкканда канлы җепселләр күренгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге диагнозның куелуын белгечләр гербицидлар белән пычранган сулыкларда үрчегән балыклар белән тукланудан булырга мөмкин дип фаразлыйлар, шуңа да диңгез балыкларын куллану яхшырак. Моннан тыш, яман шешнең тиредә дә килеп чыгу очраклары артуы күзәтелә. Әгәр тәндәге яра тиз генә төзәлми, чиләнеп торса, медицина учреждениесенә килеп дәва алу кирәк. Гомумән, кеше үз организмын белә, анда ниндидер үзгәрешләр тоюга, сәламәтлек торышын тикшертергә кирәк дигән билге ул.
Энҗе Әгъләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: