Зәй офыклары

Яшьләр яман гадәтләрдән ерак торсын!

Район үзәк дәваханәсендә яшьләр арасында наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне булдырмау, аны кисәтү максатында җитди эш алып барыла. Ул Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында җинаятьчелеккә каршы көрәш комплекслы программасы турында" карары нигезендә башкарыла. Аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, яшүсмерләр балалар поликлиникасында җитди контрольдә тора. Алар белән психолог даими...

Район үзәк дәваханәсендә яшьләр арасында наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне булдырмау, аны кисәтү максатында җитди эш алып барыла. Ул Татарстан Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында җинаятьчелеккә каршы көрәш комплекслы программасы турында" карары нигезендә башкарыла. Аеруча социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, яшүсмерләр балалар поликлиникасында җитди контрольдә тора. Алар белән психолог даими эшли.

- Соңгы елларда яшүсмерләр арасында алкоголь һәм наркотик куллануны ачыклауга аеруча игътибар бирелә. Бу, беренче чиратта, яман юлга кереп китмәү, аны башлангыч чорында ук авызлыклауны күздә тотып эшләнә. Бүген табиб-наркологта 439 кеше исәптә тора. Шуларның 9ы - яшүсмер. 8е - алкоголь, 1се наркотик куллану буенча исәпкә алынды, - ди баш табиб Владимир Гуров.

Узган ел 2230 яшүсмергә наркологик тикшерү үткәрелгән. Алар арасында наркотик һәм психоптроп матдәләр кулланучы ачыкланмаган. Шулай ук тикшерүләрдән баш тартучылар да теркәлмәгән. Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү, балалар, психоневрология бүлекләрендә, психоактив матдәләр белән агулану очрагы булганда, тиз арада ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырылган. Наркология кабинеты шәфкать туташы дәваханәнең барлык бүлекләреннән алкоголь яки токсик матдә кулланып дәваханәгә эләгүче яшүсмерләр турында мәгълүмат җыя. Үткән елның июлендә педиатрия бүлегенә алкоголь кулланган бер баланың килүе теркәлгән. Ул тиз арада профилактик исәпкә алынган. Белгечләр мондый балалар, аларның әти-әниләре белән индивидуаль эшли.

Мәктәпләрдә уку елы дәвамында нарколог, психолог, табиблар исерткеч эчемлекләр, наркотикларның зыяны, аларны куллануның нинди нәтиҗәгә китерүе турында лекцияләр укый. Узган ел шундый 86 лекция укылган.

Алга таба яшьләр арасында алкоголь һәм наркотик бәйлелеккә тартылуга юл куймау өчен яшьләр күп җыела торган урыннарга кичке рейдларны ешрак ясау мөһим, ди баш табиб. Аның фикеренчә, психотроп матдәләр кулланып күңел ачуны тыю - иң яхшы профилактик чара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: