Зәй офыклары

ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлекне арттырмаска киңәш итә

Казанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре һава торышының бозылуы сәбәпле машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакыра. Юлдагы куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәткәрләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне, барыннан да бигрәк тизлек режимын арттырмауны сорый. Шулай ук кискен маневрлар ясаудан тыелып торырга, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмаска һәм һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә киңәш...

Казанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре һава торышының бозылуы сәбәпле машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакыра.

Юлдагы куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәткәрләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне, барыннан да бигрәк тизлек режимын арттырмауны сорый. Шулай ук кискен маневрлар ясаудан тыелып торырга, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмаска һәм һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, узган тәүлектә Казанда 202 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуның 6сында кеше сәламәтлегенә зыян килгән: 3 җәяүле бәрдерелгән, 2 очрак автотранспорт бәрелеше һәм 1се тик торган транспортка бәрдерү аркасында килеп чыккан. Һәлакәттә 6 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Аларның өчесе - җәяүле, берсе - машина йөртүче һәм ике пассажир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: