Зәй офыклары

Зәйдә ВИЧ инфекциясе белән авыручылар арткан

Зәй районында агымдагы ел башыннан ВИЧ инфекциясен йоктырган 22 кеше ачыкланган. 1990 еллар башыннан алып Зәй төбәгендә бу куркыныч авыру белән 104 кеше авырый. Хәзер районда кайсы күчеп китү, 9ы үлү белән бәйле рәвештә ВИЧ инфекциялеләр саны - 73 кеше. - Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ инфекцияле 17873 кеше исәпләнә. ВИЧ...

Зәй районында агымдагы ел башыннан ВИЧ инфекциясен йоктырган 22 кеше ачыкланган. 1990 еллар башыннан алып Зәй төбәгендә бу куркыныч авыру белән 104 кеше авырый. Хәзер районда кайсы күчеп китү, 9ы үлү белән бәйле рәвештә ВИЧ инфекциялеләр саны - 73 кеше.

- Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ инфекцияле 17873 кеше исәпләнә. ВИЧ инфекциялеләр санын йөз мең кешегә бүлеп караганда, безнең район проценты республикада шактый зур чыга. Шуңа күрә безгә алга таба да бу куркыныч авырулар белән чирләүчеләр саны артуга юл куймас өчен профилактик эшчәнлекне, аңлату эшләрен җитди алып бару зарур. Чөнки ВИЧ инфекциясе көнкүрештә кулланыла торган әйберләр, йөткерү-төчкерүләр аша йога торган авыру түгел. Әгәр дә аннан саклану чараларын күргәндә, инфекция таралмый. Бездә бигрәк тә ВИЧ инфекциясенең җенси юл белән күчүе билгеле. Барлык авыручыларның 65-70 проценты - аны җенси юл белән йоктыручылар, - ди район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин.

Районда әлеге авыруларның 60 процентын ир-атлар тәшкил итә. ВИЧ инфекцияле 18 яшькәчә булганнар - 4, 20 - 30 яшьлекләр - 24, 30-40 яшьлекләр 30 кеше. Калганнары 30дан өстәге кешеләр.

Әлбәттә, ВИЧ инфекциясеннән дәваланырга, бу чирнең азып китүенә юл куймаска теләүчеләр өчен нәтиҗәле дәвалау курслары бар. Районда хәзерге вакытта 21 ВИЧ инфекцияленең даими дәвалау курслары үтүен әйтә Әнвәр Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: