Зәй офыклары

Зәйдә инсульт диагнозы куелучылар бермә-бер арткан

Бүген - Бөтендөнья инсульт авыруына каршы көрәш көне. Зәйдә агымдагы ел башыннан 152 кешегә әлеге диагноз куелган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк, дип белдерә үзәк дәваханәнең неврология бүлеге мөдире Татьяна Семякина. Иң борчыганы - инсульт авыруы белән хәзер яшьләрнең дә чирләве. Районда 30 - 40...

Бүген - Бөтендөнья инсульт авыруына каршы көрәш көне. Зәйдә агымдагы ел башыннан 152 кешегә әлеге диагноз куелган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк, дип белдерә үзәк дәваханәнең неврология бүлеге мөдире Татьяна Семякина. Иң борчыганы - инсульт авыруы белән хәзер яшьләрнең дә чирләве. Районда 30 - 40 яшьлек 3 кеше инсульт кичереп, алар махсус исәпкә алынган. Элек ул күпчелек өлкән яшьтәгеләргә хас булса, хәзер экология торышы начарая бару, стресслы хәлләргә кешеләрнең көн саен юлыгып торуы инсультның "яшәрүенә" китерә, ди белгечләр. Инсульт артериаль гипертензия нәтиҗәсендә килеп чыга, шуңа күрә кан басымы уйнаучылардан, канында холестерин күп булучылардан, шикәр чире белән авыручылардан үз сәламәтлеге торышына даими игътибарлы булу сорала. Зәйдә инсульт кичерүчеләр, кичекмәстән, Түбән Кама махсус дәвалау үзәгенә озатыла, район дәваханәсендә бары аңсыз килеш китерелгәннәр генә стационарга салына. Татьяна Семякина әйтүенчә, бу авыруга каршы көрәшү өчен үзәк дәваханәдә махсус кабинет юк. Бу проблеманы хәл иткәндә инсультка каршы көрәш районда тагын нәтиҗәлерәк булыр иде, ди невролог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: