Ел саен көзге-кышкы чорда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, эпидемиологик хәл кискенләшә. Зәй санитария эпидемиология һәм гигиена үзәге мәгълүматлары буенча, 2014-2015 еллар сезонында ОРВИ диагнозы куелучылар сентябрь башында теркәлгән. Беренче тапкыр 62 кешенең авыру очрагы билгеләнгән. Ә иң күпләп авыру очраклары сентябрь уртасына...
Ел саен көзге-кышкы чорда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, эпидемиологик хәл кискенләшә. Зәй санитария эпидемиология һәм гигиена үзәге мәгълүматлары буенча, 2014-2015 еллар сезонында ОРВИ диагнозы куелучылар сентябрь башында теркәлгән. Беренче тапкыр 62 кешенең авыру очрагы билгеләнгән. Ә иң күпләп авыру очраклары сентябрь уртасына туры килгән. Бу вакытта 222 авыручы теркәлгән. Ә хәзер авыручылар кимүгә бара,130 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Гомумән алганда, бүгенге көнгәчә районда барлык халыкның 7,4 проценты кискен респиратор вируслы инфекция белән чирләгән. Авыручыларның 51,8 проценты -балалар. Кешеләрне әлеге йогышлы авырудан саклау өчен "Сәламәтлек" проекты кысаларында "Гриппол" вакцинанациясе ясалды. 1 ноябрьгә вакцинацияләү төгәлләнә. Бу планга куелган 15483 кешегә прививкалар ясалу дигән сүз. 13750 кешегә прививка бушлай ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев