Зәй офыклары

Зәйдә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан чаралар үтә

1988 елдан 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу ялларда Зәйнең мәктәп, спорт учреждениеләрендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан төрле чаралар оештыру күздә тотыла. Бу көнне аерып алуның максаты әлеге куркыныч авыруга каршы торучанлыкны арттыру, кешелек дөньясын аннан сак булырга өндәүне күздә тота. Статистика...

1988 елдан 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бу ялларда Зәйнең мәктәп, спорт учреждениеләрендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан төрле чаралар оештыру күздә тотыла.

Бу көнне аерып алуның максаты әлеге куркыныч авыруга каршы торучанлыкны арттыру, кешелек дөньясын аннан сак булырга өндәүне күздә тота. Статистика мәгълүматлары буенча Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 3800ләп кешенең үлүе билгеле, шуларның 680е - СПИДтан үлүче. Безнең район җирлегендә ВИЧ инфекциясе ачыкланганнан бирле, инфекцияле 9 кеше үлгән, аларның 3сендә СПИД булуы мәгълүм.

Зәй төбәгендә ВИЧ-инфекциясе 1990 еллар башында беренче мәртәбә теркәлгән булса, беренче СПИД диагнозы 2001 елның апрелендә куела. Хәзер исә исәптә торучы ВИЧ инфекцияле 73 кешенең 1сендә СПИД булуы мәгълүм.

- Без - йогышлы авырулар бүлеге табиблары, хезмәткәрләре ВИЧ инфекциялеләрне соңгы стадиягә җиткермәс өчен бөтен дәвалау ысулларын кулланырга тырышабыз. Моның өчен дәүләт тарафыннан бушлай бирелүче кыйммәтле дару препаратлары җитәрлек. Бу препаратлар вирусның таралуына юл куймаска, авыруны басып торырга ярдәм итә. Әмма ВИЧ-инфекциясеннән тулысынча дәвалап була, дип әйтүе кыен, чөнки вирусның кандагы өлешен дарулар ярдәмендә бетерергә мөмкин, ә менә сөяк тукымасындагы вирусны бөтенләй бетерә торган препаратлар әлегә юк. Бары аны СПИДка җиткермәс өчен вакытлыча туктатып тору ысуллары гына бар. Ул да булса, антиретровирус терапиясе. Ул ВИЧны тулысынча юкка чыгара алмый, организмның вируска каршы тору системасына зарар китермичә, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Әгәр авыру бу дәвалауны туктатса, вирус яңадан көчәя. Шуңа күрә ВИЧ-инфекцияле кешенең даими табиблар күзәтүендә булуы мөһим, - ди йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин.

Бу куркыныч авыруны йоктырудан сакланганда гына сәламәтлек өчен борчылырга урын юк. ВИЧ-инфекция, СПИД көнкүрештә гадәти юл белән күчеш. Ул тәртипсез җенси тормыш, эшә аша наркотикларны куллану нәтиҗәсендә йогучы авыру. Шуңа күрә, аеруча яшьләргә СПИД афәтенең аяусызлыгын аңлату зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: