Зәй офыклары

Зәйдә “Тормыш сулышы” программасы старт алды

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге "Тормыш сулышы" дип исемләнгән яңа программаны гамәлгә кертә. Ул социаль ярдәмгә мохтаҗларга гына түгел, барлык кешеләргә сәламәтлекләрен ныгыту, профилактика чаралары үткәрүне күз уңында тотып эшләнә. Шәһәрнең Тукай урамында урнашкан заманча тернәкләндерү үзәгендә күп төрле сәламәтләндерү курслары үткәрелү сер түгел. Шулай ук биредә кайбер...

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге "Тормыш сулышы" дип исемләнгән яңа программаны гамәлгә кертә. Ул социаль ярдәмгә мохтаҗларга гына түгел, барлык кешеләргә сәламәтлекләрен ныгыту, профилактика чаралары үткәрүне күз уңында тотып эшләнә.

Шәһәрнең Тукай урамында урнашкан заманча тернәкләндерү үзәгендә күп төрле сәламәтләндерү курслары үткәрелү сер түгел. Шулай ук биредә кайбер төр авыруларның килеп чыгуына юл куймау максатын күздә тотып, махсус курслар оештыру мөмкинлеге дь бар. Мәсәлән, "Спелеотерапия" курсы - нәкъ менә шундыйларның берсе. Беренче чиратта сулыш органнары авыруларын профилактикалауга юнәлтелгән әлеге курс үтү зәйлеләр өчен аеруча мөһим санала. Чөнки үзәк дәваханәдән алынган мәгълүматларга караганда, районда төрле авырулар белән теркәлүчеләрнең зур процентын сулыш, тын юллары авырулары диагнозы куелучылар тәшкил итә.

- Без район халкы арасында салкын тидереп, тын юллары ялкынсыну белән интегүчеләр күп булуын искә алып, "Тормыш сулышы" дип аталган сәламәтлекне ныгыту программасын эшләдек. Хәзер аны оешма-предприятие җитәкчеләренә җиткерәбез. Максатыбыз - бигрәк тә хезмәт яшендәгеләрнең иммунитетын ныгыту, сезонлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыру. Безнең тернәкләндерү үзәгендә тоз камерасы эшли. Ул төрле дару препаратлары кулланмыйча күп төрле авыруларны профилактикалауга ярдәм итә. Монда сулыш органнарыннан тыш, релаксация аша нерв системасын тынычландырырга да мөмкин. Чөнки хәзерге заманда хезмәт шактый гына стрессларга китерүчән. Шуңа күрә программа нигезендә без һәр предприятие белән килешү төзеп, график билгеләп сәламәтлекне ныгыту курсларын башларга җыенабыз, - ди үзәк директоры Лидия Ларионова.

Үзәк белгечләре программа нигезендә бер сеансы 60 минутка сузылган 25 көнлек курслар тәкъдим итә. Анда сулыш органнары, аллергия, йөрәк-кан, нерв системасы авыруларын профилактикау күздә тотыла. Дөрес, иң башта һәркемнән үзенең дәвалаучы табибыннан тәкъдимнәр алу киңәш ителә, чөнки кайбер төр авыруларга, мәсәлән, гипертоникларга тоз камерасы начар тәэсир итәргә мөмкин.

Ә программа 2015 ел азагында оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелүенә нәтиҗә ясауны да үз эченә ала. Иң югары социаль нәтиҗәлелек буенча оешма-предприятиеләр ачыкланып бүләкләнәчәк.

"Тормыш сулышы" программасы нигезендә оештырылган процедураларны беренчеләрдән булып район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сынап карады. Үзенчәлекле курстан алар эшкә дәрт алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: