Зәй офыклары

Үзебезнең шифаханә

Узган көз Тукай урамында ачылган социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеген торган саен киңрәк җәелдерә бара. Бүлектә бер ел эчендә 620 кеше ял итеп, тернәкләндерү процедуралары алган. Шуларның 220се - авыллардан. Биредә район-шәһәрдән генә түгел, күрше-тирә шәһәр-республикалардан да килеп сихәт алучылар бар. Кыскасы, бүлеккә килеп дәваланырга теләүчеләр күп: аның өчен ярты ел алдан...

Узган көз Тукай урамында ачылган социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеген торган саен киңрәк җәелдерә бара. Бүлектә бер ел эчендә 620 кеше ял итеп, тернәкләндерү процедуралары алган. Шуларның 220се - авыллардан.

Биредә район-шәһәрдән генә түгел, күрше-тирә шәһәр-республикалардан да килеп сихәт алучылар бар. Кыскасы, бүлеккә килеп дәваланырга теләүчеләр күп: аның өчен ярты ел алдан язылырга кирәк. Киләсе елның май аена кадәр урын юк, ял курсын аеруча авыл өлкәннәре түземсезләнеп көтә, ди бүлек мөдире Венера Камалова. Ял итәргә килүчеләр алдагы ел өчен дә язылып куялар икән.

Бүлектә массаж, магнит, ингаляция, ультратавыш, парафин, гирудотерапия, эрготерапия, спелеокамера (тоз бүлмәсе) һ.б. тернәкләндерү процедуралары бар. Меценат Владимир Евдокимов инвалидлар өчен тернәкләндерү җиһазлары алуга да булышлык итә. "Каршылыксыз яшәү" республика программасы кысаларында бүлеккә әледән-әле тернәкләндерү җиһазлары кайта. Бу көннәрдә адаптерлы велосипед, хәрәкәтчән-терәк җиһазлары кайтты. Валеолог Эльмира Вәлиәхмәтова әлеге медицина җиһазында эшләргә өйрәнү өчен Англиягә барачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: