Зәй офыклары

Зәй үзәк дәваханәсендә бүгенге көнгә 6450 кеше диспансеризация үткән

Зәй үзәк дәваханәсе 2015 елда план нигезендә 9166 кешегә диспансеризация үткәрергә тиеш. Беренче октябрьгә шуларның 6450се генә тиешле медицина күзәтүе узган (70,36 процент). Диспансеризация гомумипрактика табиблары күрсәтмәләре һәм мобиль медицина бригадалары аша үткәрелә. Бүгенге көнгә медицина күзәтүләре узган зәйлеләрнең 1388е икенче этап диспансеризациягә җибәрелгән. Болар - җентекле күзәтү узарга тиешле...

Зәй үзәк дәваханәсе 2015 елда план нигезендә 9166 кешегә диспансеризация үткәрергә тиеш. Беренче октябрьгә шуларның 6450се генә тиешле медицина күзәтүе узган (70,36 процент). Диспансеризация гомумипрактика табиблары күрсәтмәләре һәм мобиль медицина бригадалары аша үткәрелә. Бүгенге көнгә медицина күзәтүләре узган зәйлеләрнең 1388е икенче этап диспансеризациягә җибәрелгән. Болар - җентекле күзәтү узарга тиешле кешеләр. Үзәк дәваханәнең баш табибы Рим Әмиров белдерүенчә, диспансеризация нәтиҗәсендә 12 кешедә яман шеш авыруына шик туган. Алар барысы да Әлмәткә махсус югары технологияле медицина тикшерүе үзәгенә җибәрелгән, нәтиҗәдә бишесендә алдан куелган диагноз дәлилләнгән. Зәй үзәк дәваханәсе табиблары диспансеризация үтүгә җитди карарга чакыра, авыруларны башлангыч чорында ачыклау, тулысынча дәваларга мөмкинлекне арттыра, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: