Зәй офыклары

Зәйдә грипп диагнозы куелучылар юк

Республикада грипп диагнозы куелу очраклары теркәлсә дә, санитар табиблар безнең районда әлегә мондый диагноз куелмады, дип хәбәр итәләр. Дөрес, алынган мәгълүматларга караганда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны шактый. Хәзерге вакытта 77 зәйлегә ОРВИ диагнозы куелган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, бу вакытка 24 кешенең авыруы теркәлгән....

Республикада грипп диагнозы куелу очраклары теркәлсә дә, санитар табиблар безнең районда әлегә мондый диагноз куелмады, дип хәбәр итәләр. Дөрес, алынган мәгълүматларга караганда, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны шактый. Хәзерге вакытта 77 зәйлегә ОРВИ диагнозы куелган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, бу вакытка 24 кешенең авыруы теркәлгән. Бүгенге көндә салкын тидереп авыручыларның 33е - 17 яшькәчә. Санитар табиблар балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә ОРВИ белән бәйле рәвештә карантин режимы бер төркемдәгеләрнең 20 проценттан артыгы авырган очракта кертелә дип белдерәләр. Әлегә бер төркем, бер сыйныфтагыларның күпләп авыруы билгеләнмәгән. Шулай да ОРВИдан саклану өчен табиблар профилактик чараларга игътибарлы булуны сорый, С витамины кергән ризыкларны күбрәк ашарга, саф һавада булырга тырышырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: