Зәй офыклары

Зәйдә әлегә грипп юк

Гыйнвар аеның икенче яртысы кискен респиратор вируслы инфекция, грипп йоктыру буенча кискенләшкән чор буларак билгеләнә. «Быел республикада үткәрелгән вакцинация хәзерге вируска каршы торучанлыгы белән туры килә. Шуңа да грипп киң таралмас дигән фикердә торабыз. Шулай да инфекция йоктыру куркынычының күтәрелеш чоры февраль аенда да сакланырга мөмкин, һәркемнән профилактик чараларга үтә...

Гыйнвар аеның икенче яртысы кискен респиратор вируслы инфекция, грипп йоктыру буенча кискенләшкән чор буларак билгеләнә. «Быел республикада үткәрелгән вакцинация хәзерге вируска каршы торучанлыгы белән туры килә. Шуңа да грипп киң таралмас дигән фикердә торабыз. Шулай да инфекция йоктыру куркынычының күтәрелеш чоры февраль аенда да сакланырга мөмкин, һәркемнән профилактик чараларга үтә игътибарлы булу сорала», - дип ассызыклады брифингта республика баш санитар табибы Марина Патяшина.

Бүген Татарстанда H1N1 вируслы грипп диагнозы куелучылар 14 кеше исәпләнә, алар берсе дә прививка ясатмаган булган. Районда баш табибның эпидемиология буенча урынбасары Фалих Зәйнуллин белдерүенчә, грипп диагнозы куелучылар, карантинга ябылган балалар учреждениеләре юк. Агымдагы елның гыйнварында районда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручы 238 кеше теркәлгән, аларның 120се - 18 яшькәчә балалар. Бу, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бераз ким, димәк, районда грипп белән бәйле хәлне куркыныч дип атап булмый. Әмма шулай да саклану кирәк, 11-17 гыйнварда 79 ОРВИ белән авыручы булса, 18-24 гыйнварда 159га җиткән. Үзәк дәваханәдә ятып дәваланучылар хәзерге вакытта 16 кеше исәпләнә, аларның 12се - балалар.

Районда быел гриппка каршы вакцинация 15483 кешегә ясалган, бу барлык халыкның 26,6 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: