Зәй офыклары

Зәйдә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү турында киңәштеләр

- Без халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәбез һәм төп бурычыбыз сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Ә аны тиешле дәрәҗәдә башкару өчен кешеләрнең безгә ышануы бик мөһим. Пациент белән ягымлы мөгамәдә булу да - һәр медицина хезмәткәренә кирәкле сыйфат. Утыр, ят, тор дип кенә яисә дорфа сөйләшү авыруны үз вакытында дәвалау срогын...

- Без халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәбез һәм төп бурычыбыз сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Ә аны тиешле дәрәҗәдә башкару өчен кешеләрнең безгә ышануы бик мөһим. Пациент белән ягымлы мөгамәдә булу да - һәр медицина хезмәткәренә кирәкле сыйфат. Утыр, ят, тор дип кенә яисә дорфа сөйләшү авыруны үз вакытында дәвалау срогын кичектерә, чөнки пациент начар мөгамәлдәге табибка килмәскә тырыша, авыру аза бара. Шулай ук чын күңелдән аралашканда кешене сәламәт тормыш рәвеше алып баруга күндерү уңайлырак, - дип ассызыклады республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Зәй үзәк дәваханәсендә үткән елга йомгак ясау, агымдагысына планнарны бәян итү киңәшмәсендә. Ул шулай ук Зәй табиблары, медицина хезмәткәрләренең ике кешелек хезмәт башкарулары өчен рәхмәт белдерде, дәваханәнең республикада алдынгылар рәтендә булуын әйтте. Ә менә медицина учреждениесен кирәкле белгечләр белән тәэмин итүдә дәваханәнең конкрет бер уку йорты белән элемтәдә тормавын тәнкыйтьләде. Замана таләбе буенча һәр медучреждениенең кайсы да булса уку йорты белән килешеп эшләве гамәлгә керүен, зәйлеләрнең бу җәһәттән сүлпәнлек күрсәтүен әйтте.

Киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов исә шәһәр- районда сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен ресурслар булумөһимлеген ассызыклады, тартучыларга һәм эчүчелеккә көн бетә баруына басым ясады. Боларны ул шәһәрдәге күптөрле спорт учреждениеләрендә, мәйданчыкларда шөгыльләнү белән алыштырырга кирәклеген һәр медицина хезмәткәренең үз пациентларына җиткерүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: