Зәй офыклары

Зәйдә мәктәп укучылары арасында ОРВИ белән авыручылар шактый

Зәй санитар табиблары хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны үткән атнада, аннан алдагысы белән чагыштырганда, шактый кимегән. Хәзер теркәлгән авыручылар саны - 234 кеше, моңа кадәр ул 335 иде. Аеруча 18 яшькәчә булганнар арасында авыручылар күп. Шул сәбәпле, мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, сыйныфларда, балалар бакчаларында төркемнәрдә...

Зәй санитар табиблары хәбәр итүенчә, кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны үткән атнада, аннан алдагысы белән чагыштырганда, шактый кимегән. Хәзер теркәлгән авыручылар саны - 234 кеше, моңа кадәр ул 335 иде. Аеруча 18 яшькәчә булганнар арасында авыручылар күп. Шул сәбәпле, мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, сыйныфларда, балалар бакчаларында төркемнәрдә авыручылар 20 проценттан арткан очракта, карантин игълан ителә. Күптән түгел "Кояшкай" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме ябылып торган иде, хәзер 6нчы мәктәпнең өч сыйныфында 18 мартка кадәр карантин бара. 1нче мәктәпнең бер сыйныфында да, ОРВИ белән авыручылар күп булу сәбәпле, карантин игълан итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: