Зәй офыклары

Зәйдә сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләнде

Кичә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чара узды. Анда ветераннарның урыны түрдән булды. Ак халатлы шәфкать ияләрен башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов котлап, аларга ихлас теләкләрен юллады. Сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләүгә лаек: бер төркем хезмәткәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, баш табибның Рәхмәт хаты, Мактау...

Кичә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чара узды. Анда ветераннарның урыны түрдән булды. Ак халатлы шәфкать ияләрен башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов котлап, аларга ихлас теләкләрен юллады. Сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләүгә лаек: бер төркем хезмәткәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, баш табибның Рәхмәт хаты, Мактау грамоталарына лаек булды. Бөтенроссия конкурсының республика этабында Хәдичә Фирстова "Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә урын алган иде. Чарада аны сәхнәгә күтәреп бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: