Зәй офыклары

Зәйлеләр арасында йөрәк авырулары белән исәптә торучылар якынча мең кешене тәшкил итә

Быелгы ел медицна өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак билгеләп үтелә. Шул сәбәпле әлеге ааыруларпны булдырмауга юнәлтелгән чараларга игътибар аеруча зур. Зәй үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Эльмира Садриева белдерүенчә, зәйлеләр арасында гипертония диагнозы белән исәптә торучылар мең ярым, ә йөрәк авырулары белән исәптә торучылар мең чамасы кешене тәшкил итә....

Быелгы ел медицна өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак билгеләп үтелә. Шул сәбәпле әлеге ааыруларпны булдырмауга юнәлтелгән чараларга игътибар аеруча зур. Зәй үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Эльмира Садриева белдерүенчә, зәйлеләр арасында гипертония диагнозы белән исәптә торучылар мең ярым, ә йөрәк авырулары белән исәптә торучылар мең чамасы кешене тәшкил итә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китергән ааырулар арасында беренче урында тора. Шуңа да табиб әлеге аавыруларны булдырмау өчен һәркемнең үз сәламәтлегенә игътибарлы булуын сорый. Иң беренче чиратта дөрес туклану, көн саен кимендә ярты сәгать җәяүләп йөрүне нормага кертү кирәклегенә басым ясый. Ә статистик мәгълүматлар буенча, "Татнефть" нең йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча югары технологияле медицина үзәге белән килешү нигезендә зәйлеләрнең биредә дәвалана алуы әлеге авырулардан үлүчеләр саны кимүе турында сөйли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: