Зәй офыклары

Авыл халкын нәрсә борчый?

Районыбызның киләчәге, үсеше анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары нинди булуга да бәйле. Йорт, хуҗалыктагы проблемалары белән башы каткан кеше ниндидер яңа эш алымнары, яңа технологияләр, икътисади үсешне алга җибәрердәй тәкъдимнәр кертүдән ерак тора. Шуны истә тотып, район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле юлларын куллана. Даими төстә урыннарга чыгып, кешеләрне шәхси сораулары...

Районыбызның киләчәге, үсеше анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары нинди булуга да бәйле. Йорт, хуҗалыктагы проблемалары белән башы каткан кеше ниндидер яңа эш алымнары, яңа технологияләр, икътисади үсешне алга җибәрердәй тәкъдимнәр кертүдән ерак тора.

Шуны истә тотып, район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле юлларын куллана. Даими төстә урыннарга чыгып, кешеләрне шәхси сораулары белән кабул итүләр - моның ачык мисалы. Шунысын да игътибарга алу кирәк, халык белән бер кат очрашып чыктың да тынычландың түгел, проблемаларны хәл итәбез дип бирелгән вәгъдәләр үтәлгәнме, хәл итәсе мәсьәләләрнең яңалары өстәлмәгәнме? Болар барысы да район башлыгы Татьяна Воропаеваның җитди контролендә тора.

Бу көннәрдә шәхси сораулар буенча кабул итүләрне район башлыгы яңадан авыл җирлекләреннән башлады. Иң беренче очрашу Кадер җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр белән үтте. Район башлыгы белән күзгә-күз карап сөйләшүнең нәтиҗәлелеген аңлаган яшьләр очрашуга килүчеләрнең күпчелеген тәшкил итте. Шулай да, алдагы очрашуларга караганда, шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең кими баруы сизелә. Бу исә әкренләп проблемаларның хәл ителүе турында сөйли, ди җирлек башлыгы Римма Зайцева. Агымдагы елда биредә күп балалы 9 гаилә җир белән тәэмин ителгән, Әхмәттә күп балалы гаиләләр йорт җиткерәчәк урамга су үткәрелгән. Федот авылы урамнарына яктырткычлар куелган, Туңылҗада язгы-көзге чорда авыл халкының проблемасы булып торган күпергә таш җәелгән. Кадерлеләр исә быел яңа су скважинасына тиенде. Алга таба бу авылда көтүлеккә чыгу өчен күперне төзекләндерү проблемасы беренче урында тора. Мөгезле эре терлекне күпләп асраучы кадерлеләр өчен бу бик мөһим мәсьәлә. Шулай ук Федот зиратына юл салу да күздә тотыла. Район башлыгы бу эшләрне озакка сузмыйча башкарырга кирәклегенә басым ясады.

Очрашу барышында Татьяна Воропаева яшьләр белән аеруча җанлы әңгәмә корды. Яшь укытучылар Рәис Нуруллин, Руслан Фатыйхов йорт җиткерергә исәпләүләре, инде йортның нигезен куюлары, алга таба эшне дәвам итү өчен нинди дә булса социаль программага керергә теләк белдерүләре турында ниятләре белән уртаклашты. Бүгенге көндә уку йортлары өчен бик тә кирәкле булган белгечләрнең авылга кайтып эш башлауларын, монда төпләнергә уйлауларын район башлыгы хуплады. Ул авыл җирләрендәге яшь белгечләр өчен программаларны карап, уңайлы вариантлар тәкъдим итәргә вәгъдә итте.

- Безгә эш өчен янып торган яшьләрнең хезмәт, яшәү дәртен һич тә сүндерергә ярамый. Аларның өметен акларга кирәк, - диде ул.

Моннан тыш, яңа - Урман урамында яшәүче яшь гаиләләр гозере дә игътибарсыз калмады. Биредә хәзерге вакытта даими яшәүче өч гаилә һәм тагын йортта төзелеш стадиясендә булган алты гаилә йортына газ үткәрүгә мохтаҗ. Татьяна Воропаева әлеге проблеманы чишү өчен махсус программага керергә кирәклеген әйтте һәм моның өчен вакыт кирәк булуын да ассызыклады. Ә хәзерге вакытта йортлары электр белән җылытылучы Эльвира Цыгановага, күп балалы гаилә булуларын да исәпкә алып, электр өчен түләүдә ташламалар ясауны хәл итү җаен караячакбыз, диде.

- Без, район башлыгына мөрәҗәгать итеп, мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә зур өмет баглыйбыз. Чөнки узган кышта электр энергиясе өчен бер айга 6300 сум түләдек. Яшьләр программасы буенча кредит алып салынган йортыбыз өчен дә ай саен түләп барырга кирәк. Әлбәттә, бу шактый авырга төшә. Әлеге программага кереп, үз хуҗалыгыбызны тергезү өчен без 4 ел элек район башлыгына мөрәҗәгать иткән идек. Ул вакытта мәсьәлә тиз арада хәл ителде, бу юлы да соравыбыз игътибарсыз калмас дигән өметтә калабыз, - ди Эльвира.

Кадердәге җанлы очрашудан соң район башлыгы Түбән Биш җирлегенә юл тотты. Биредә дә ул авыл үсеше өчен үзеннән өлеш кертергә теләүчеләрнең күп булуыннан канәгать калды. Түбәнбишлеләрне шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү өчен җир биләмәләрен арттыру, авыл юлларын тәртипкә китерү, балаларны төрле ярыш-бәйгеләргә йөртү өчен махсус автобус булдыру һ.б. күп кенә проблемалар борчый. Татьяна Воропаева һәр мәсьәләгә индивидуаль якын килеп өйрәнергә кирәклегенә, тиешле җаваплар биреләчәгенә басым ясады.

* * *

Икенче көнне Татьяна Воропаева Дүрт-Мунчада булып, шул җирлеккә караган авыллар халкын кабул итте. Зичәбаштан Вячеслав Шишкин Зичәбаш белән Дүрт-Мунча авыллары арасына юл салу, авыл буасы торбаларын алыштыру мәсьәләләрен күтәрде. Әлеге авылда интернетка тоташу да авыр икән. Район башлыгы ноябрь ахыры-декабрь башына интернет мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк, диде. Бу көнне район башлыгына рәхмәт сүзләре дә әйтелде. Дүрт-Мунчадан тыл ветераны Зәйнәп Гәрәева ишегалдындагы тупылларны кисү дә булышлык иткән өчен район башлыгына чиксез рәхмәтле. Сүзегездә торасыз икән, тәрәзәләрем тузды, аларны яңартуда булышмассызмы, дип үтенде ул. Татьяна Воропаева һәр үтенечне игътибар белән тыңлап, аларның беришләрен урында хәл итте, беришләрен контрольгә алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: