Зәй офыклары

Бер гасыр яшәгән

Бу көннәрдә йөз яшен билгеләп үткән мөхтәрәм шәһәрдәшебез Мария Волякова - иң өлкән, күпне күргән олы хөрмәткә лаек затларның берсе. Үз гомерендә ул гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын да күргән. Алай гына да түгел, ул - яңа гына дөньяга килгән меңләгән сабыйны җылы кулларына алып, аларның йөрәк тибешен...

Бу көннәрдә йөз яшен билгеләп үткән мөхтәрәм шәһәрдәшебез Мария Волякова - иң өлкән, күпне күргән олы хөрмәткә лаек затларның берсе. Үз гомерендә ул гражданнар сугышын да, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын да күргән. Алай гына да түгел, ул - яңа гына дөньяга килгән меңләгән сабыйны җылы кулларына алып, аларның йөрәк тибешен уяткан табиб, заманы өчен сирәк күренеш саналган югары белемле, зур тәҗрибәле акушер-гинеколог. Аның кулында бала тудырган аналар, ул кулына алган сабыйлар бәхетле саналган. Бу - табибның баланы дөньяга кабул итүгә багышлаган эшенә үтә дә җаваплы каравы, үз эшенең остасы булу нәти-җәсе.

Хезмәт юлын медицинага багышлаган Мария Павловна 1914 елның 22 февралендә Чистай районының Чуваш Елтаны авылында туа. Казан медицина институтының педиатрия бүлеген тәмамласа да, аңа күп кенә медицина белгечлекләре буенча эшләргә туры килә. Ул терапевт та, инфекционист та, гинеколог та була. Авыр еллар медицина хезмәткәрләре өчен төрле йогышлы авыруларның эпидемиягә әверелүе белән дә хәтерләренә уелган.

- Эш күп булды, ул заманнарның дәвалау мөмкинлекләре белән ничек эпидемияләрне җиңә алуыбызга аптырап куям. Димәк, безнең кешеләрне терелтүгә теләгебез зур булса, пациентларның яшәргә теләге көчле булган, - дип искә ала ул чорларны Мария Волякова.

Югары белемле табиб Чирмешәндә стационар дәвалау үзәге оештыруга зур өлеш кертә. Ә безнең районда ул - Иске Зәй дәваханәсендә хезмәт куюы белән билгеле шәхес. Безнең районга алар тормыш иптәше Дмитрий Васильевич һәм 4 баласы белән 1948 елда килеп төпләнәләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан ире Зәйгә зоотехник итеп билгеләнә. Өлкән уллары Владислав хәрби очучы һөнәрен сайлый, Владимир хезмәт юлын энергетика тармагы белән бәйли, кызы Марта әнисе һөнәрен сайлап, фельдшер була, кечкенәсе Людмила физика фәнен укытуга алына. Кызганыч, меңләгән балага гомер бирүгә ярдәм иткән Мария Павловна үзе ике баласын яшьли югалта, башта сугыш яралары тынгылык бирмәгән ирен җирли.

Бүген исә Мария Волякованың өлкән улы Владислав 80 яшенә якынлашып килә, ул Владимир өлкәсендә гомер кичерә. 7 оныгы, 8 оныкчыгының әти-әни булуын күрергә насыйп булган аңа.

Ана һәм бала, ана - бала һәм табигать, баланың дөньяга беренче аваз салуы, аның язмышын яктыртучы, бәхетен тәэмин итүче шартлар - бу төшенчәләр турында сөйләгәндә күңеле белән һаман да табиб булып калган Мария Павловнаның йөзендә бәхет нурлары уйный, чөнки ул ана белән баланы сау-сәламәт һәм бәхетле итү эшенә зур өлеш керткән, алай гына да түгел, төп рольне уйнаган. Ананың чиксез мәхәббәте бала тудыру мизгелендә бөтен табигый авырлыкларны җиңә ала, чөнки ана булу теләге аңа рухи көч бирә, иманлылык ярдәм итә, ди әби. Ананың бала тудыру процессындагы халәтен үлеп терелүгә тиңли, сабый баласына дөньяны бүләк иткән ана үзен бөтенләй яңа рольдә сизә, чиксез бәхетле мизгелләр ул ана өчен. Ата-бабаларыбызның һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа, дигән гыйбарәсенең әһәмияте бүгенге заманда һич тә кимеми, ә арта гына бара, ди Мария Волякова.

Хәер, инде сәламәтлеге шактый какшау булса да, әле бүген дә ул замана яңалыклары белән кызыксынып яши, ди әнисе турында кызы Людмила. Хәтта Сочида барган Олимпиада яңалыкларыннан да читтә калмаган йөзъяшәр әби.

Аны түгәрәк юбилее белән тәбрикләргә балалары, оныклары, бергә хезмәт куйган чордашлары җыелды һәм район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров килде. Мария апа мәдәният идарәсе үзешчән-нәренә кушылып, "Катюша", "Картаямыни соң йөрәк" җырларын башкарды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: