Зәй офыклары

Бер сорау да игътибарсыз калмый

Район һәм шәһәр Советы депутатлары үзләренең сайлаучылары белән даими очрашып тора. 19 июньдә шәһәр Советы депутатлары сайлаучыларны кабул итте. Шәһәрнең төрле бистәләрендә яшәүче халык депутатларга үзләрен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларга бик күп санда сорау керде. Сорауларның күбесе, әлбәттә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре белән бәйле. Депутатлар аларның барысына да җавап...

Район һәм шәһәр Советы депутатлары үзләренең сайлаучылары белән даими очрашып тора. 19 июньдә шәһәр Советы депутатлары сайлаучыларны кабул итте.

Шәһәрнең төрле бистәләрендә яшәүче халык депутатларга үзләрен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларга бик күп санда сорау керде. Сорауларның күбесе, әлбәттә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре белән бәйле. Депутатлар аларның барысына да җавап бирергә тырышты.

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә сайлаучыларны район башлыгы, шәһәр Советы депутаты Татьяна Воропаева кабул итте. Аңа шактый сораулар булды. Ленин урамының 11 "а" йортында яшәүчеләрне капиталь ремонттан соң җылыту системасының начар эшләве, ут, су приборлары мәсьәләсе борчый. 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәшидә Куропаткина төзелеш өчен җир участогы бүлеп бирүләрен үтенеп, гариза белән мөрәҗәгать итте. Аның соравы уңай хәл ителде: шәһәр бистәсеннән җир аукцион аша бүлеп биреләчәк, ягъни ул аукционда катнашачак. Берәү 35нче бистә артында күп балалы аналарга бүлеп бирү өчен калдырылган җир кишәрлекләрен бүлү мәсьәләсе белән кызыксынды. Татьяна Воропаевага депутат буларак кына түгел, район башлыгы буларак та, үз сайлаучыларыннан тыш, башка сайлау участокларыннан да үзләрен борчыган сораулар белән килүчеләр булды.

Татар гимназиясендә сайлаучыларны депутатлар Зәбирә Бариева һәм Альбина Ларина кабул итте. Сайлаучыларны кызыксындырган сораулар, әлбәттә, күп булды. Мәсәлән, Төзүчеләр урамында яшәүче Сергей Фанинны электр энергиясенә гомумкуллану урыннары өчен түләү мәсьәләсе кызыксындыра. Гомумән, сайлаучылар үз депутатларына еш мөрәҗәгать итә. Зәбирә Бариева һәм Альбина Ларина әйтүенчә, алар сайлаучылар сорауларыннан берсен дә игътибарсыз калдырмый. Һәр сорау тиешле оешма, предприятие, органнарга юллана һәм алардан язмача җавап алынып, сайлаучыга җиткерелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: