Зәй офыклары

“Бердәм Россия”нең мобиль төркеме Зәй һәм Сәвәләй җирлеге халкын кабул итте

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эше тәмамлануга бара. Үткән шимбәдә мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Зәй һәм Сәвәләй халкы гозерләре, проблемаларын тыңлады. Иҗтимагый кабул итүдә Зәй һәм әлеге җирлектән барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәһәр халкыннан керде. Кала халкы күпчелек шәхси сораулар белән...

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эше тәмамлануга бара. Үткән шимбәдә мобиль иҗтимагый кабул итү пункты Зәй һәм Сәвәләй халкы гозерләре, проблемаларын тыңлады. Иҗтимагый кабул итүдә Зәй һәм әлеге җирлектән барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәһәр халкыннан керде. Кала халкы күпчелек шәхси сораулар белән килде. Бу көнне "Энергетик" Мәдәният сарае алдында даими музыка уйный, аны киметәсе идею Мәдәният сарае тирәсендәге агач-куаклар һәм чәчәклекләрне тагын да матурлыйсы, Рәфыйков урамы 10 а йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгын малай-кызлар өчен уңайлы итәсе иде дигән гозер-үтенечләр яңгырады. Сәвәләй халкын исә күпчелек су һәм юл проблемасы борчый. Авылның активы, "Сәвәләй керәшен ансамбле солисты Светлана Чернова авылның Иңеш елгасын буасы иде дигән теләк белдерде.

-Беренчедән, анда җәйнең эссе көннәрендә балалар гына түгел, өлкәннәр дә коеныр, елга суы җирлек халкына да, янгын машиналары өчен дә кирәк булыр иде, - ди ул.

Кабул итүгә килгән ике Сәвәләй кешесе дә су проблемасын күтәрде. Рәмзия апа Рябова - шулай ук авылның актив кешесе, җирлек җитәкчесенең һәр башлангычын хуплаучыларның берсе.

-Авылда Яшел, Ленин урамнарында суүткәргечләр моннан 52 ел элек уздырылган иде, алар тәмам тузды, суы да начар, анда тимер күп, яңасын сузасы яки скважина казыйсы иде, - диде ул, сәвәләйлеләр үтенечен җиткереп.

Сәвәләйдә юл проблемасы да бар, дидек. Ленин, Котовский урамнарына, мәктәп биләмәсенә юл ясыйсы иде дигән үтенеч җиткерде күп еллар мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагог, җирлек Советы депутаты Любовь Смирнова.

Бу көнне кабул итүләрдә барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, сораулар язып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: