Зәй офыклары

Беренче утырышлар үтте

Бүген барлык авыл җирлекләре Советларының өченче чакырылыш депутатларын сайлаганнан соң беренче утырышлары үтте. Аларда оештыру мәсьәләләре каралды, аерым алганда, авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советына вәкилләр сайланды. Сармашбаш һәм Югары Мәлем авыл җирлекләре Советлары утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты. Сармашбаш авыл җирлегендә дә бүген җирлек Советының беренче...

Бүген барлык авыл җирлекләре Советларының өченче чакырылыш депутатларын сайлаганнан соң беренче утырышлары үтте. Аларда оештыру мәсьәләләре каралды, аерым алганда, авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советына вәкилләр сайланды. Сармашбаш һәм Югары Мәлем авыл җирлекләре Советлары утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнашты.

Сармашбаш авыл җирлегендә дә бүген җирлек Советының беренче утырышы үтте. Утырышта сайланган депутатлар (алар Сармашбаш җирлегендә 7) авыл җирлеге башлыгы итеп элекке җирлек башлыгы Ләйсән Хөснетдинова һәм район Советына вәкил итеп "Восток" агрофирмасының "Сармаш" бүлекчәсе җитәкчесе Азат Хәйруллин сайланды. Мондый утырыш Югары Мәлем авыл җирлегендә дә узды. Биредә җирлек башлыгы вазифасын башкаруга янә Фәнзия Николаеваны, район Советы составына кертү өчен КФХ җитәкчесе Васил Хәкимуллинны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: