Зәй офыклары

Эш күп, чиратка куярлык түгел

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе яңа гына эшкә билгеләнгән Зәй тимер юл станциясе башлыгы белән таныштырудан башланды. Ул - Сергей Кондратьев. 1978 елда туган, югары белемле - Самара дәүләт юллар элемтәсе университетын тәмамлаган, әлеге тармакта төрле вазифалар башкарган. Моңа кадәр ул - "Россия тимер юллары" АҖ филиалы хәрәкәт белән идарә итүнең...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе яңа гына эшкә билгеләнгән Зәй тимер юл станциясе башлыгы белән таныштырудан башланды. Ул - Сергей Кондратьев. 1978 елда туган, югары белемле - Самара дәүләт юллар элемтәсе университетын тәмамлаган, әлеге тармакта төрле вазифалар башкарган. Моңа кадәр ул - "Россия тимер юллары" АҖ филиалы хәрәкәт белән идарә итүнең Куйбышев дирекциясе үзәгенең тимер юл станцияләре белән эш оештыру буенча Түбән Кама үзәгенең Колшәриф станциясе башлыгы урынбасары булып эшләгән. Район башлыгы Татьяна Воропаева аңа яңа эш урынында хезмәт уңышлары теләде.

Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде.

Шәһәр-районда 28 майдан 17 июньгә кадәр оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин сөйләде. Ул әлеге чорда оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның Сабантуй бәйрәмнәре вакытында киеренке режимда эшләвен, "ГСМ", "Курорт", "Мәк" оператив-профилактик операцияләре үткәрүгә тартылуын билгеләп үтте. Соңгы ике атнада кизү тору бүлегенә төрле хокук бозулар турында 57 хәбәр алынган, аларның күпчелеге - урлау. Соңгы көннәрдә тагын суга батып үлүчеләр бар. Җәй башыннан суга батучылар - бишәү.

Агымдагы елда шәһәрдә балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Бариев чыгыш ясады. Җәйге чорда балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча предприятие, оешмалар арасында 1 майда конкурс игълан ителде. Шәһәрнең күпчелек ишегалларында мәйданчыклар яхшы гына төзекләндерелде: кайберләрендә яңа атрибутлар куелды, барысында да диярлек буяу эшләре башкарылды, ком кайтартылды. Шул ук вакытта бу мөһим эшкә бармак аша караучы оешмалар да булды. Алар арасында "Крекер" АҖ, "ТЕХНО заводы", "ЖилЭнергоСервис", "Энергосбыт", "Идарәче компания" ҖЧШләре. Аларга эшне ахыргача җиренә җиткерү бурычы куелды.

Авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү буенча "Аква-Зәй" ҖЧШ эшчәнлеге турында ширкәт директоры Рәйхәт Гарипов бәян итте. Әлеге оешма районның 41 торак пунктында 62 су скважинасы төзеклеге өчен җавап бирә. Су белән тәэмин итү буенча кулланучылар белән 4624 килешү төзелгән. Авылларда ремонт эшләрен башкару өчен, заявкалар нигезендә, көн саен өч ремонтчылар бригадасы чыга. Быел биш айда Түбән Лоҗы, Сәвәләй, Поповка, Сарсаз-Баграж, Иске Маврин, Поручик, Чыбыклы, Бишсубашы, Ал. Бистәсе, Урсай, Кадер, Куш-Елга, Иске Бүсрәк авылларында скважиналардагы иске су суырту насослары - яңаларга, Ал. Бистәсендә җирле бюджет хисабына 120 метр су челтәре алмаштырылган, Сәвәләйдә 1 километр су челтәрен ремонтлау эшләре башланган.

Халыкның су кулланган өчен вакытында түләмәве предприятиегә зур кыенлыклар тудыра. Бурычлылар белән эш даими алып барыла. Әҗәте 10 мең сумнан арткан 19 бурычлының эше судка бирелгән, 20 кешегә карата судка документлар әзерләнә, 13 эш суд приставларына җибәрелгән.

Бу юлы да контрольдә торучы мәсьәләләр - быелның икенче яртысына матбугатка язылу барышы, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә волейбол мәйданчыклары булдыру турында әлеге эш өчен җавап бирүче җитәкчеләр хисап тотты.

Район башлыгы узган атнада үткән чараларны анализлап, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды, даими контрольдә торучы һәм хәл итәсе проблемаларга тукталды. Ә алар аз түгел - торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю, балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт барышы, терлек азыгы әзерләү һ.б.

Җомга көнне шәһәр-районда бердәм мәгълүмат көне үтәчәк, 23 июньдә Зәй делегациясе, иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар Самарада узачак Сабантуйда катнашачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: