Зәй офыклары

Эш программа нигезендә бара

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 16-29 июльдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады. Ул соңгы ике атнада оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның "Курорт", "Мәк" профилактик-кисәтү операцияләренә тартылуын билгеләп...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

16-29 июльдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин чыгыш ясады. Ул соңгы ике атнада оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның "Курорт", "Мәк" профилактик-кисәтү операцияләренә тартылуын билгеләп үтте. Хокук бозулар, җинаять кылулар турында 51 хәбәр алынган, шуның 22се - урлашу, 11е - кыйнау.

Муниципаль районның 2012 елның беренче яртысында берләштерелгән бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова бәян итте. Быелның беренче яртысында район бюджеты керемнәр буенча - 498,3 миллион, чыгымнар буенча 483,5 миллион сумга үтәлгән. Керемнәр буенча бюджет үтәлеше еллык планның 58 процентын тәшкил итә. Бюджет кеременең төп өлеше (51 процент) - физик затлар кеременә салым. Әлеге төр салым, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 65,7 миллион сумга арткан. Шул ук вакытта районның өч агрофирмасы беренче яртыеллыкта НДФЛ түләүләрен башкармаган. Ә бу исә - 22,3 миллион сум дигән сүз. Нәтиҗәдә кайбер авыл җирлекләре бюджетларының керем өлешен тулыландыру авыр хәлгә куелган.

Бюджетка 23,2 миллион сум күләмендә җир салымы кергән. Әлеге төр салым кереме дә арткан - 16,5 процентка. Бюджетта салымнан тыш керемнәр күләме дә ярыйсы гына арткан һәм ул 26,5 миллион сум тәшкил иткән.

Агымдагы елда юллар һәм тротуарлар ремонтлау турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов сөйләде. Ул чыгышында башкарма комитет тарафыннан 2012 елда шәһәр территориясен төзекләндерү буенча муниципаль максатчан программа эшләнүен, аны финанслауга 93836000 сум средстволар тотылачагын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә программа нигезендә шактый эшләр башкарылган, шәһәр бистәләрендә юллар төзекләндерү, тротуарлар салу эше дәвам итә.

Гомумкуллану урыннары өчен түләүне киметү (бетерү) - контрольдә торучы мәсьәләләрнең берсе. Аның буенча торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре хисап тотты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов предприятие, оешмалар тарафыннан яфрагазык әзерләү буенча мәгълүмат бирде. Шактый оешмалар бу мөһим эшне намус белән башкарган. Бүгенге көнгә терлек азыгының бу төре 294 тонна әзерләнгән.

Район башлыгы тикшерелгән мәсьәләләргә нәтиҗә ясап, бүгенге көндә шәһәр-районда алып барылучы төп эшләр - игеннәрне урып-җыю, балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау һәм башка мәсьәләләргә тукталды, бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: