Зәй офыклары

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар сайлаудагы үзгәрешләрне бәян итте

2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар "ике" этапта уздырылачак. Беренче этапта теләге булган сайлаучылар партия эчендә сайлауларда катнашып, бер яки берничә кандидат өчен тавыш бирергә хокуклы булачак. Моның өчен махсус бюллетеньнәр бастыру күздә тотыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә...

2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар "ике" этапта уздырылачак. Беренче этапта теләге булган сайлаучылар партия эчендә сайлауларда катнашып, бер яки берничә кандидат өчен тавыш бирергә хокуклы булачак. Моның өчен махсус бюллетеньнәр бастыру күздә тотыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр республиканың 6 бер мандатлы сайлау округыннан сайлап куелырга хокуклы. Моннан тыш, партия исемлеге буенча сайланган депутатлар да РФ Дәүләт Думасы депутаты була алачак. "Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланырга теләк белдерүчеләргә бик кырыс таләпләр куела. Суд хөкеменә тартылган булу, керемнәрен декларацияләмәү, чит илдә милке яки исәп-хисап счетлары булучыга депутат булып сайлану мөмкинлеге чикләнә. Шул рәвешле партия үз сафларындагы очраклы кешеләрдән арыначак. Сайлау бюллетеньнарын Россия составындагы милли телләрдә бастыру тәкъдиме кертелде һәм яклау тапты. Милли республикаларда Мәскәү бюллетеньнарны ике дәүләт телендә бастырыр дип уйлыйм. 22 майда партия эчендә соңгы сайлаулар уздырылачак, моңа кадәр дебатлар уздыру күздә тотыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: