Зәй офыклары

ГРЭСта булды

Район җитәкчелегенең җитештерү предприятиеләренә, төрле оешмаларга чыгып эш барышы белән танышуы, проблемаларны урыннарга чыгып белешүе уңаеннан оештырылган "Эшлекле чәршәмбе" акциясе кабат яңартылды. Кичә Татьяна Воропаева ГРЭСның үзәк идарә щитында, 1нче казан-турбиналар цехында булып, эшчеләр белән очрашты, ел дәвамында энергетика системасына кертелгән үзгәрешләр белән кызыксынды. Хезмәткәрләрдән җылылыкка тарифларның субсидияләнүе торышы турында...

Район җитәкчелегенең җитештерү предприятиеләренә, төрле оешмаларга чыгып эш барышы белән танышуы, проблемаларны урыннарга чыгып белешүе уңаеннан оештырылган "Эшлекле чәршәмбе" акциясе кабат яңартылды. Кичә Татьяна Воропаева ГРЭСның үзәк идарә щитында, 1нче казан-турбиналар цехында булып, эшчеләр белән очрашты, ел дәвамында энергетика системасына кертелгән үзгәрешләр белән кызыксынды. Хезмәткәрләрдән җылылыкка тарифларның субсидияләнүе торышы турында сорашты. ГРЭСта эшләүчеләрнең 784е, ягъни 80 проценты субсидия алырга гариза тапшырган. Хезмәткәрләр фатир өчен түләүләрнең компенсацияләнүеннән канәгать булуларын белдерде. Татьяна Воропаева коллективның һәр яңалыкны аңлап кабул итүен, шәһәр-район тормышында актив катнашуын билгеләп үтте. ГРЭСта генераль директор вазифаларын Сергей Александрович Токмачев башкара. Элекке директор Әнвәр Хаҗиев Чаллы җылылык-электр үзәгенә җитәкчесе итеп күчерелде. Район башлыгы озак еллар биредә баш инженеры булып хезмәт куйган Зәй егете Сергей Токмачевның, җитәкче итеп билгеләнгән очракта, җиң сызганып эшләвен теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: