Зәй офыклары

Халык битараф калмау ягында

Зәйнең 7нче мәктәбендә урнашкан хисап участогына да да сайлаучыларны урамнан ук дәртле музыка каршылап тора. Ишектән узуга ук биредә кешеләргә уңайлы булсын өчен аерым бер җаваплы зат билгеләп, сайлаучының дөрес адрес буенча килгәнме, юкмы икәнен аңлатып торучы бар. Әле ачык йөз белән каршы алу өстенә «Бердәм Россия» партиясе әзерләгән кесә...

Зәйнең 7нче мәктәбендә урнашкан хисап участогына да да сайлаучыларны урамнан ук дәртле музыка каршылап тора. Ишектән узуга ук биредә кешеләргә уңайлы булсын өчен аерым бер җаваплы зат билгеләп, сайлаучының дөрес адрес буенча килгәнме, юкмы икәнен аңлатып торучы бар. Әле ачык йөз белән каршы алу өстенә «Бердәм Россия» партиясе әзерләгән кесә календарьлары да бүләк итәләр биредә. - Безнең хисап участогында шәһәрнең төп урамнарында яшәүчеләрдән тыш Воздвиженко, Кармалка бистәләреннән дә килеп сайлыйлар. Иң башта участокка килгән кеше компьютердагы мәгълүмат буенча карала, аннан соң фамилиясенең баш хәрефе буенча комиссия әгъзаларына килеп бюльлетеннәр ала. Ә кандидатлыкка кандидатлар турында, бюльлетеннәргә ничек дөрес тамга салу буенча барлык кирәкле мәгълүматлар да махсус хәбәрләр стендына урнаштырылган, бу исә кешеләргә тулы мәгълүмат алу өчен бик уңайлы. Сайлаучылар бик актив булулары белән билгеләнә. Хәтта сәгать 8 тулганчы ук килеп, махсус куелган скәмияләрдә участок ачылганын көтеп торучылар да булды, - дип сөйли участок рәисе Гөлчәчәк Галимова. Кешеләр белән аралашудан да халыкның сайлауларны оештыруыннан канәгать булуын аңлавы кыен түгел. Шәһәрдәшебез Вакыйф Җиһангиров, бүгенге көндә илдә алып барылучы сәясәттән канәгатьбез, шуңа күрә сайлауларда актив катнашып эш күрсәтердәй кандидатларга тавыш бирергә ашыгып килдем, ди. Ә кемнең күпме тавыш җыюын киче 8 дән соң хисап участоклары ябылып, тавышлар саналгач беләчәкбез. (фотоларны түбәннән карагыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: