Зәй офыклары

Халык өчен уңайлы булсын

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалануны оештыру турында" 210нчы Федераль Законны (27 июль, 2010 ел) муниципаль районда тормышка ашыру турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады. Әлеге закон 2010...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалануны оештыру турында" 210нчы Федераль Законны (27 июль, 2010 ел) муниципаль районда тормышка ашыру турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Павел Байрашев чыгыш ясады.

Әлеге закон 2010 елның 27 июлендә гамәлгә керде. Аның төп максаты - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән гражданнарның җиңел файдалана алуы, хезмәтләр алу гади һәм үтә күренмәле булу. Районда юридик һәм физик затларга 95 төр муниципаль хезмәт күрсәтелә. Аларның иң күбесе җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы (41) һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенә туры килә. Закон нигезендә гражданин дәүләт һәм муниципаль хезмәттән файдалану өчен гаризаны электрон юл белән бирә ала. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар мөрәҗәгать итүчедән башка дәүләт һәм муниципаль органнар карамагында булган документлар һәм мәгълүмат, шулай ук төрле яраклаштыру гамәлләре үтәүне таләп итәргә тиеш түгел. Район буенча 95 хезмәтнең барысы да дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең бердәм мәгълүмат системасында, шуның 25е дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кертелгән.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге" сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесенең районда быел биш айда "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге эшчәнлеген тәэмин итүе турында учреждениенең баш табибы Айдар Төхвәтуллин бәян итте.

Быелның биш аенда оешма белгечләре 35 юридик зат һәм шәхси эшмәкәрне тикшерү эшләрендә (65 объект) катнашкан. Күзәтчелек итү чаралары буенча бурычлар 100 процентка үтәлгән. Быелга 19966 лаборатор тикшерү һәм физик фактор үлчәүләре үткәрү каралып, 9219 тикшерү уздырылган. Күзәтүләр шәһәр-районда хроник гепатит һәм энтеробиозның - 50, пневмониянең - 42, туберкулезның - 33, скарлатинаның 26 процентка кимүен күрсәтә.

Район башлыгы шәһәрдә торак йортлар подвалларында еш кына канализация сулары белән тулып утыру очраклары булу, бу мәсьәләне кем контрольдә тотарга, даими тикшерүләрне кем үткәрергә тиеш дигән урынлы сорау бирде. Бу мәсьәләдә күп кенә четереклекләр булу ачыкланды. Ә бу үтә мөһим мәсьәлә. Ул санитария-эпидемиологик хәл торышы белән бәйле.

Муниципаль районда социаль ипотека программасы үтәлеше һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондына средстволар кертү турында ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының Зәйдәге вәкиле Роберт Садретдинов чыгыш ясады.

Әлеге фонд социаль ипотека программасын 2005 елдан тормышка ашыра. "Торак" федераль максатчан программасы кысаларында фонд - "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Агросәнәгать комплексын үстерү" программасы кысаларында "Авылда яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" подпрограммаларын, шулай ук "Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын үтәү" социаль ипотека программасын тормышка ашыра. 2005-2012 елларда районда төрле программалар нигезендә торак алуга 656 гаилә килешү төзегән. Быелның 1 июненә социаль ипотека буенча 27 кеше исәптә тора. Барлыгы 430 фатир бирелгән, шуның 58е - яшь гаиләгә.

Предприятие, оешмалар тарафыннан яфрагазык әзерләү - контрольгә куелган мәсьәлә. Аның буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйләде. Бүгенге көнгә яфрагазык 140 тонна әзерләнгән. Бу эш дәвам итә.

Торак милекчеләре ширкәтләре торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен халыктан әҗәтләрне җыю эше буенча хисап тотты.

Киңәшмәгә нәтиҗәне Татьяна Воропаева ясады. Әлеге мәсьәләдән тыш, ул 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрү сәбәпле, төрле чаралар үткәрү, халыкка аларны аңлату эшен оештыру, район башлыгы һәм аның урынбасарларының предприятиеләр, оешмаларда халыкны кабул итүләре башлану, күпбалалы гаиләләргә җир бирү, юл буйларын баскан үләнне чабу, чәчелми яткан җирләр һ.б. мәсьәләләргә тукталды, атнаның төп чараларын әйтеп үтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: