Зәй офыклары

Халык мәнфәгате алга куела

«Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр!»... «"Бердәм Россия» сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең 27 ноябрьдә узган XV конференциясе Татарстан гимны белән башланып китте. Әлеге сүзләрне ике дәүләт телендә һәркемнең кабатлавы тәэсирле булды. Шуңадырмы, конференция эше дә күтәренке рухта үтте. Анда күтәрелгән мәсьәләләр җирле политсовет составына үзгәрешләр кертү,"Бердәм Россия"...

«Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!»...

«"Бердәм Россия» сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең 27 ноябрьдә узган
XV конференциясе Татарстан гимны белән башланып китте. Әлеге сүзләрне ике дәүләт телендә һәркемнең кабатлавы тәэсирле булды. Шуңадырмы, конференция эше дә күтәренке рухта үтте.

Анда күтәрелгән мәсьәләләр җирле политсовет составына үзгәрешләр кертү,"Бердәм Россия" сәяси партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре, җирле бүлек-чәнең 2014 елга планнары белән бәйле булды. Конференцияне партиянең җирле бүлеге сәркатибе Татьяна Воропаева алып барды. Аның эшендә партиянең XIV съезды делегаты, Яр Чаллы җирле бүлеге сәркатибе Андрей Швеёв катнашты.

Яшәү урынын яки эш урынын үзгәртү сәбәпле, җирле политсовет әгъзалары Мәдинә Канәфина, Светлана Ларина, Айрат Бариев вәкаләтләреннән азат ителде. Һәм яшерен тавыш бирү юлы белән җирле политсоветның яңа составы сайланды. Алар - партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Деговцова, "Рождественское" башлангыч оешмасы сәркатибе, 6нчы мәктәп директоры Сергей Кузнецов, Поповка авылы башлангыч оешмасы сәркатибе, әлеге авыл җирлеге башлыгы Әүхәт Рәхимов. Партиянең Зәй җирле бүлеге политсоветы сәркатибе, район башлыгы Татьяна Воропаева яңа сайланган политсовет әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, депутат корпусы белән берлектә халык мөрәҗәгатьләренә ныклы игътибар биреп эшләргә кирәклеген ассызыклады.

-Без элеккечә үк "Без эшлибез!" лозунгы астында халыкка якын торып, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булышып хезмәт куярга тиеш. Юкка гына "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведев XIV съездда, партия халыкның югары таләпләренә җавап бирергә тиеш, хәтта кайбер очракта кешеләр тарафыннан канәгатьсезлек, тәнкыйть сүзләре бик туры килеп бетмәсә дә, моны һәр партия әгъзасы үзенә читтән карау мөмкинлеге итеп бәяләргә, хәлне яхшырту юлларын эзләргә бурычлы, диде. Билгеле булганча, район депутатлар корпусы 185 кешедән тора, шуларның 183е - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы. Димәк, болар - бер фикердәге, бер максатка эшләүче кешеләр. Без көн саен шәһәр-район халкы белән очрашып, нинди дә булса проблеманы хәл итәбез икән, бу - киләчәккә ныклы нигез дигән сүз, - дип басым ясады ул чыгышында.

Районда халык мәнфәгатен кайгыртуда киңкырлы эш алып барыла. Урыннарга чыгып кабул итүләр уздыру, җәмәгать урыннарында, хәтта автобусларда кешеләр белән очрашу халыкның яшәеш-көнкүрешен тәгаен белергә мөмкинлек тудыра. Партиянең җирле бүлеге сәркатибе һәм башкарма комитет җитәкчесе кабул итү пунктлары гражданнарның тәкъдим-гозерләрен ишетү, аларны хәл итәргә булышу урыннары да булып тора. Бер ел эчендә җәмәгать кабул итүенә 98 кеше мөрәҗәгать итеп, аларның 34е уңай хәл ителгән, 56сына төпле киңәш бирелгән. Халык депутатларга, партиянең политсовет әгъзаларына мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булуга ышана. Бүгенге көндә җирле бүлектә 3288 әгъза исәпләнә, бу барлык сайлаучыларның 7,9 процентын тәшкил итә. Соңгы бер елда партия сафларына 37 зәйле кабул ителгән, аларның 29ы - шәһәр, 8е - авыллардагы башлангыч бүлекчәләргә.

Партиянең "Октябрь" башлангыч оешмасы сәркатибе Тамара Биккинина районда киләчәгебезне күзаллап, яшь буынга тәрбия, белем бирү өчен уңай шартлар тудырылуга тукталды. Бу максатта ул "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик", "Мәктәп сөте", "Сәламәтлек витамины", "Зәй гражданины шәхесен формалаштыру" муниципаль программаларының аеруча нәтиҗәле булуын ассызыклады, алга таба да шушы рухта эшләргә чакырды. Бездә һәркемгә хезмәт куярга, укырга, балалар үстерергә, куелган максатларга ирешергә уңай мөмкинлекләр тудырыла, бу юнәлештә планнарыбыз тормышка ашудан туктамасын, диде.

Конференциядә фикер алышуларда катнашкан партиянең Югары Мәлем башлангыч оешмасы сәркатибе Фәнзия Николаева милләтара дуслыкны ныгытуга, саклауга җитди игътибар бирү мөһимлегенә тукталды.

- Районда яшәүче 57,9 мең кешенең 33,4 меңе - татар, 29,7 меңе - рус, 1,8 меңе башка төрле милләт вәкилләре. Аларның шушы җирлектә дустанә мөнәсәбәттә яшәве өчен аз эш башкарылмый. Алга таба да бу игътибар үзәгендә булсын. Мәгълүм булганча, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкләгән Татарстан Халыклары Ассамблеясенең "толерантлык" сүзеннән баш тарту турында карар кабул итүләрен белдерде. Инглиз теленнән кергән "толерантлык" - "түзү" сүзе безгә хас түгел. Без - бер-беребезгә түзеп түгел, дус-рәхәт итеп яшәргә өйрәнгән халык, диде ул. Бу фикер белән без дә тулысынча килешәбез. Чөнки бер милләтнең бәйрәме икенчесенә дә тансык, берсенең проблемасы икенчесен дә борчый бездә, - диде ул.

Конференциягә йомгак ясап, алга таба эшчәнлекне эзлекле алып бару максатында кайбер мөһим эш юнәлешләре билгеләнде. Анда җирле үзидарә, дәүләт власте органнарында нәтиҗәле эшләрдәй кадрлар резервы әзерләү, милләтара конфликтлар килеп чыгуга юл куймау максатында төрле милләт халыкларын берләштерердәй чаралар оештыру, гражданнар сораулары буенча даими төстә эшләп, мәсьәләләрне чишү өчен үтемле депутат запрослары ясау, «Халык контроле» дип исемләнгән партия проектын тормышка ашыру юнәлешендә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе проблемаларын ачыклап хәл итүгә өлеш кертү, яшьләр белән системалы эшләү, партиянең абруен күтәрү буенча һәр әгъзаның бу эштә үз гамәле белән үрнәк күрсәтүен активлаштыру аеруча алгы планга куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: