Зәй офыклары

Иң мөһиме – кешеләр иминлеге

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә кешеләр иминлеген тәэмин итү төп тема буларак каралды. Ә ул исә Яңа ел бәйрәменә әзерлек, балаларның кышкы каникулларын оештыру, бәйрәм чаралары үткәргәндә һәм, гомумән, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле иде. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Һәркем өчен көтеп алына торган Яңа...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә кешеләр иминлеген тәэмин итү төп тема буларак каралды. Ә ул исә Яңа ел бәйрәменә әзерлек, балаларның кышкы каникулларын оештыру, бәйрәм чаралары үткәргәндә һәм, гомумән, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле иде.

Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Һәркем өчен көтеп алына торган Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Зәебездә бәйрәм рухы сизелә: мәйданда үзәк чыршыны бизәү, кар шәһәрчеге ясау эшләре дәвам итә. Кайбер предприятие, оешмаларның административ биналары кичен төрле төстәге утлар камалышында. Шәһәр урамнарында бизәү элементларына да күпләр игътибар иткәндер. Әлеге мөһим эшнең торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, шәһәрне бизәү эшенә ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ актив керешкән. Шул ук вакытта шикәр заводы, "ТатЭК", "Техно заводы", "Татнефтедор" юллар идарәсе" ҖЧШ, район электр элемтәсе үзәге һәм кайбер башка эре предприятиеләр әлегә сүлпәнлек күрсәтә. 20 декабрьгә шәһәр утлы иллюминациядән балкып торырга тиеш. Ә моның өчен барлык оешмалар, сәүдә нокталарыннан тиешле бизәү эшләрен башкару сорала. 20 декабрьдән бәйрәм чаралары үткәрү башланачак. Чыршы бәйрәмнәре иң башта балалар бакчаларында, ә 25 декабрьдән мәктәпләрдә старт алачак. Чыршы утларын кабызу Мирный бистәсендә - 26, Иске Зәйдә 27 декабрьдә булачак. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда үзәк чыршыны ачу тантанасы - 28 декабрь кичендә. 29 декабрьдән укучыларның кышкы каникуллары башлана. Алар өчен күптөрле, мавыктыргыч чаралар әзерләнә. Иң мөһиме - бәйрәм чаралары үткәргәндә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү.

Район башлыгы әлеге мәсьәләне җитди контрольгә алу кирәклеген ассызыклады, һәр мәктәптә, һәр сыйныфта класс җитәкчеләре тарафыннан каникул вакытында фаҗигаләр булмасын өчен инструктажлар үткәрү, тиешле структураларга чыршы бәйрәмнәре узачак биналар, бүлмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен тикшерү, пиротехника сату буенча билгеләнгән сәүдә урыннарында махсус тикшерүләр оештыру бурычын куйды.

Янгын куркынычсызлыгы буенча Зәй гарнизоны башлыгы Вячеслав Петров чыгышын кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә багышлады. Һәм бу очраклы түгел, кышкы салкыннар вакытында йорт, фатир җылыту өчен газдан теләсә ничек файдалану очраклары арта. Шуңа күрә һәр җирдә, аеруча авыл җирлекләрендә газ хуҗалыгын аерым контрольгә алу мөһим.

- Авыл җирлеге башлыклары торак пунктларындагы ялгыз яшәүче өлкәннәр, башка категория гражданнарда шәхсән булып, тиешле аңлату, кисәтү эше алып барырга тиеш. Без битарафлык, җавапсызлык аркасында хәвеф-хәтәр, фаҗигаләргә юл куярга тиеш түгел, - диде Татьяна Воропаева.

Утырыш көн тәртибендә тагын бер мәсьәлә - "Росреестрның федераль кадастр палатасы" дәүләт бюджет учреждениесенең 2012 елда эшчәнлеге һәм 2013 елга бурычлары турында мәсьәлә чыгарылды. Аның буенча оешма җитәкчесе Людмила Фрешер чыгыш ясады.

Һәрвакыттагыча, контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисабы тыңланды. Алар түбәндәгеләр: җылылык тарифларын субсидияләү, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш барышы, шәһәр һәм районның төзелеш һәм архитектура йөзен билгеләү буенча гомуми таләпләр, "Сәламәтлек комбинаты"ның халыкка күрсәтүче хезмәтләре турында.

Киңәшмә ахырында район башлыгы анда катнашучыларны бу атнада булачак төп чаралар планы белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: