Зәй офыклары

Игътибар! Өйрәнүләр!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! 18-31 июльдә Россия Федерациясе террорга каршы дәүләт комитеты Универсиада алдыннан Татарстан Республикасында террорга каршы торуны тикшерү максатыннан киң масштаблы өйрәнүләр үткәрә. Бу чорда кайбер көйсезлекләр, аңлашылмаучылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Моның өчен алдан гафу үтенәбез. Шул ук вакытта әлеге мөһим чарага җитди якын килергә кирәклеген...

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! 18-31 июльдә Россия Федерациясе террорга каршы дәүләт комитеты Универсиада алдыннан Татарстан Республикасында террорга каршы торуны тикшерү максатыннан киң масштаблы өйрәнүләр үткәрә.

Бу чорда кайбер көйсезлекләр, аңлашылмаучылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Моның өчен алдан гафу үтенәбез. Шул ук вакытта әлеге мөһим чарага җитди якын килергә кирәклеген искәртәбез. Чөнки сезнең уяулык республика территориясендә диверсия-террорчылык гамәлләре кылынуны кисәтергә ярдәм итәчәк.

Әлеге чорда хокук саклау органнары тарафыннан өйрәнү өчен җибәрелгән диверсантларны ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла. Ә "диверсантлар" муляж шартлаткыч кую өчен республиканың Универсиада, тереклекне тәэмин итү, транспорт объектларына (вокзал һ.б.), кинотеатр һәм башка халык күп була торган урыннарга үтеп керергә тырышачак.

«Диверсантлар» (гәүдә төзелеше спортчыларныкына охшаган 20-40 яшьлек ир-егетләр) шулай ук халыкка вакытлыча яшәү өчен фатир табып бирү, автотранспорттан файдаланып тору, мобиль телефон өчен SIM-карта сатып алуда булышу, күрсәтелгән объектка әйбер күчерешү кебек тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәчәк. Алар кибет, даруханәләрдән зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга тырышачак, республиканың төрле предприятиеләре эшчәнлеге белән кызыксыначак, фоторәсемгә төшерергә теләк белдерәчәк. "Диверсантлар" кунакханә, отельләрдә, кеше фатирында яшәргә, мигрант буларак эшкә урнашырга, төрле сылтаулар белән туристлык фирмасы, торак наймы агентлыклары һәм башка учреждениеләргә керергә мөмкин.

Татарстан Республикасы хокук саклау структурасы "диверсант"ка кагылышлы билгеләр күзәтелгән теләсә-кайсы шикле кешене очратканда, түбәндәге телефоннар буенча кичекмәстән хәбәр итүне сорый:

Зәй районы эчке эшләр бүлеге - 02, (885558) 7- 02-02, мобиль телефоннан 020;

ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлеге - (885558) 7-14-69;

Казан шәһәре хокук саклау хезмәтләренең бердәм телефоны - (8843) 231-49-00.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: