Зәй офыклары

Кеше мәнфәгатен алга кую кирәк

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Шәһәр-районда 18-30 июньдә оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул соңгы ике атнада оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның "Мәк", "ГСМ", "Курорт" операцияләренә тартылуын билгеләп үтте....

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

Шәһәр-районда 18-30 июньдә оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул соңгы ике атнада оператив хәлнең чагыштырмача тотрыклы булуын, личный составның "Мәк", "ГСМ", "Курорт" операцияләренә тартылуын билгеләп үтте.

Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе үткәрү нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова бәян итте. Быел IX сыйныфлар өчен БДИ һәм дәүләт аттестациясе яңа формада үткәрелде, анда шәһәр-районның 558 укучысы катнашкан. Бердәм дәүләт имтиханында 319 укучы катнашкан, шуның 4се минималь балл җыя алмаган. БДИ нәтиҗәләре рус теле, биология, информатика, инглиз теле фәннәре буенча тотрыклы, позитив үсеш булуын күрсәтә. Шул ук вакытта математика, җәмгыять белеме, физика, география, Россия тарихы, әдәбият, химия һәм алман теле күрсәткечләре начарланган.

- Бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт аттестациясе формасындагы имтиханнар мәктәпләрдә белем бирү торышын, һәр уку йорты буенча мәктәпне тәмамлаучыларның әзерлеген, һәр фән, һәр укытучы хезмәтен ачык чагылдырды, - диде Гөлчәчәк Галимова.

"ТРК ТВТ" АҖ Чаллы филиалы Зәй участогының 6 айдагы эшчәнлеге турында участок башлыгы Денис Георгенбергер сөйләде. 2011 елда МТС төркеме "ТВТ" Телерадиокомпаниясе" АҖнең 100 процент устав капиталын алды, бу республиканың барлык шәһәрләре һәм торак пунктларын (шул исәптән Зәй дә) дигән сүз. Хәзерге вакытта Зәй "ТВТ" балансында кабельле коаксиаль телевидение линияләре, җепселле-оптикалы элемтә линияләре һәм чыбыклы радио челтәре исәпләнә. "ТВТ" компаниясе нәкъ бер ел элек "Оптиканы - йортка" проектын гамәлгә ашыра башлады. Бүгенге көндә шәһәрнең үзәк өлеше, шул исәптән 35нче бистә, җепселле-оптикалы челтәргә тоташкан. Ә бу исә телевизион сигналны (санлы телевидениене) сыйфатлы кабул итү, хезмәт күрсәтүнең яңа төре - югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге бирде.

Хәзерге вакытта "ТВТ" компаниясенең Зәйдә 10364 абоненты бар. Ел башыннан абонентлар 800гә (9 процент) арткан.

"Челтәр компаниясе" Түбән Кама электр челтәре" АҖнең Зәй филиалының быелның беренче яртыеллыгында эшчәнлеге турында филиал башлыгы Ирек Махуров чыгыш ясады.

- 81 кешедән торган хезмәт коллективы 1880 квадрат километрдагы район электр челтәренә хезмәт күрсәтә. Бу - Зәй шәһәре һәм 87 торак пункты дигән сүз. Электр энергиясен кулланучылар арасында 22840ы - физик зат, 470е - юридик зат, - диде ул.

Предприятиеләр, оешмалар тарафыннан хуҗалыкларга яфрагазык әзерләү буенча ярдәм күрсәтү дәвам итә. 1 июльгә әлеге төр терлек азыгы 195 тонна әзерләнгән.

Район башлыгы, киңәшмәгә йомгак ясап, һәр тармак, һәр юнәлеш буенча эшне яхшырту, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итү кирәклеген ассызыклады. Әлеге уңайдан ул "Туры элемтә" сәгате вакытында халыктан кергән сорауларга кайбер җитәкчеләрнең җавапны "күз буяу" өчен генә бирүен әйтте, мондый гамәлләр белән берничек тә килешеп булмый, диде.

Киңәшмә ахырында Татьяна Воропаева бу атнада узачак төп чаралар белән таныштырды. Ә алар аз түгел. Зичәбаш һәм Бишсубашы авылларында "Кече авыл көне" оештырылачак, шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре башлана.

Шунысын да әйтик, район җитәкчелеге "Туган җирдә очрашулар" дип аталган акция үткәрүне планлаштыра. Аның кысаларында Зәй төбәгеннән чыккан күренекле якташларыбыз җәйге чорда район үзәгендә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашачак. Мәйданнарда, ачык сәхнәләрдә, клубларда берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле кичә-очрашулар булыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: