Зәй офыклары

Кушканны көтеп тормыйлар

28 августта "Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап игълан иткән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Туган көнең белән, Татарстан!" дип аталган балалар открыткалары конкурсы җиңүчеләрен котлады. Җиңүчеләр Татарстан символикалы бүләкләргә ия булды. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйгедә безнең яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан "Яшьлек" һәм "Дуслык"...

28 августта "Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап игълан иткән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Туган көнең белән, Татарстан!" дип аталган балалар открыткалары конкурсы җиңүчеләрен котлады. Җиңүчеләр Татарстан символикалы бүләкләргә ия булды. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйгедә безнең яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан "Яшьлек" һәм "Дуслык" яшүсмерләр клубларына йөрүче малай-кызлар да үзләрен сынады.

Хәрәкәт агымдагы елның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында узган "Без булдырабыз! Без бергә!" форумында оешкан иде. Аның максаты - президент программалары һәм инициативаларына булышлык итү, анык эшләрне тормышка ашыру һәм татарстанлыларны берләштерү, аларга республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашырга мөмкинлек бирү.

Бүгенге көндә бу хәрәкәтнең филиаллары Татарстанның барлык районнарында эшли. Активистлар көн саен 150дән артык төрле чара оештыралар. Зәй активистлары да аңа кушылып, күп төрле чаралар уздыралар, шактый игелекле эшләр башкаралар.

Агымдагы ел республикада Парклар һәм скверлар елы булуны исәпкә алып, яшьләребез парклар, аеруча Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы чисталыгы һәм тәртибен күз уңында тота, чөнки биредә ял итеп, аерым сәхнәдә концерт-тамашалар карау, футбол, баскетбол уйнау, йөгерү өчен мөмкинлекләр бар. Бу хәрәкәт тарафыннан республика лидерының 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итүе дә хуплап каршы алынды һәм шәһәр күлләрендә тәртип урнаштырылды. Әлеге җәһәттән Зәй активистлары сусаклагычны һәм су коену урынын тәртипкә китерде. Эш башында яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тора. Шул рәвешле, активистларның сусаклагычларда, гомумән, табигать зоналарында ял итә алуны тәэмин итүләре зәйлеләр тарафыннан киң яклау тапты.

Район активистлары 14 яше тулган зәйлеләргә паспорт тапшыру тантанасы башында да торды. Халыкны булачак сайлауларга чакырып, яшьләр мәйданчыклары да оештырдылар. Ленин урамының 34, 36нчы йортлары ишегалдында узган шундый чара аеруча җанлы үтте. Активистлар балаларны мәйданчыкка чакырып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде, төрле хәрәкәтле уеннар оештырды, кул эшләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрде, шахмат-шашка уеннарында ярышырга теләүчеләргә мөмкинлек тудырды, ә үзешчәннәр концерт күрсәтте. Гомумән, Президент яклы яшьләрнең мондый чараларда сайлауларга чакыруы үтемле.

Баграж күле буенда узган туристлар слеты да мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылды. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда егет-кызлар өчен махсус "Яшьләр бәйрәме" үтте.

- Хәрәкәтнең җирле бүлеге шактый игелекле эш-гамәлләр башкарырга өлгерде, алар әле дә дәвам итә, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова.

Хәрәкәт әгъзалары, район үзәк дәваханәсендә дәваланучы балалар янына барып, аларның күңелләрен күреп кайттылар. Кызыклы программа белән килгән клоуннар чыгышы боеккан малай-кызларның күңеленә хуш килде. Каты авыруга тарыганнар да активистлар игътибарыннан читтә калмады, ди Елена Павлова. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында авыру кыз балага ярдәм итү максатыннан оештырылган концертта 60 мең сум акча җыелды. Икенче бер авыруга булышу өчен махсус фотосессия оештырылды. "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе дә алар катнашында оештырылды: акция кысаларында, эшкуарлар белән уртак тел табып, авыр хәлдә калган гаиләләрдән 18 малай-кыз мәктәп формалы, аяк киемле ителде. Шунысы игътибарга лаек, яшьләребез өстән кушканны көтеп тормыйча, үз башлангычлары белән игелекле эш-гамәлләр кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: