Зәй офыклары

Кышкы сезонны башлыйбыз

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Инвалидлар декадасында шәһәр-районда үтәчәк чаралар турында социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина чыгыш ясады. Районда 2896 инвалид исәпләнә, шуның 187се - бала. Соңгы биш елда бездә физик...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Инвалидлар декадасында шәһәр-районда үтәчәк чаралар турында социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина чыгыш ясады. Районда 2896 инвалид исәпләнә, шуның 187се - бала. Соңгы биш елда бездә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның саны 12 процентка арткан. Шунысы игътибарга лаек, соңгы вакытта җәмгыятьтә инвалидларга караш үзгәрә, аларга дәүләт ярдәме арта. Кабул ителгән төрле федераль программалар шул хакта сөйли. Ул программаларның максатчан тормышка ашырылуы безнең район җирлегендә дә чагыла.

Районда полиция участок уполномоченныйлары эшчәнлеген оештыру турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин хисап бирде.

Хәзерге вакытта бездә 21 участок уполномоченные исәпләнә. Алар 18 административ участокка (11е - шәһәрдә, 7се - районда) беркетелгән. Агымдагы елның ун аенда участковыйлар тарафыннан 154 җинаять ачылган, ягъни бер хезмәткәр 7 җинаять ачкан. Участковыйлар үзләренең административ участокларында хокук бозулар, җинаять кылуларны кисәтү буенча зур эш башкара. Шунысын да әйтик, эчке эшләр системасын үзгәртү нәтиҗәсендә участок уполномоченныйлары саны нык кимеде. Хәзер район участковыйларының һәрберсенә кимендә ун авыл туры килә. Шуңа күрә кайбер авыл халкы участок уполномоченныен белми дә.

- 57 җинаять җәмәгатьчелек катнашында ачылды. Ел башыннан участковыйлар тарафыннан 1403 материал каралды, 2602 беркетмә төзелде, - диде бүлек башлыгы чыгышында.

Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин чыгышында 2012-2013 еллар кышкы спорт сезонына әзерлек мәсьәләләрен яктыртты. Аның әйтүенчә, спорт объектларын кышкы сезонга әзерләү буенча планлаштырылган эшләр башкарылган диярлек. Хоккей мәйданчыкларын кышка әзерләү дәвам итә. Көннәр суыту белән алар боз белән капланачак. Яңа шәһәр урман буенда чаңгы юлын (2,6 километр) яктырту буенча эш дәвам итә.

"Ялта-Зәй" спорт-савыктыру һәм чаңгы спорты үзәгендә дә чаңгыда шуу, узышу трассасы яктыртылды.

Биредә календарь план нигезендә өч - Бөтенроссия, бер - Идел буе федераль округы һәм 5 республикакүләм чаңгы ярышы үтәчәк.

- Кышкы сезонда Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы узачак. Ул кичә старт алды. Спартакиада 7 спорт төрен үз эченә ала. Яшь спортчыларыбызның аларда уңышлы чыгыш ясавын тәэмин итү - безнең төп бурычыбыз, - диде Петр Уразайкин.

Һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләр буенча тиешле затлар хисап тотты. Алар - җылылык тарифларын субсидияләү торышы, 2013 елның беренче яртысына матбугатка язылу, авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү дружиналалары төзү һәм күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне җыю.

Район башлыгы шәһәр-районда көн кадагында торучы мәсьәләләрне атап, аларны хәл итү буенча күрсәтмәләр бирде, бу атнада узачак чаралар белән таныштырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: